Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ягулык сезонына барысы да әзер

Бүген коммуналь хезмәт вәкилләре өйләргә җылылык вакытында, график нигезендә бирелә башлый, дип ышандыралар.

Ягулык сезонына өч - зур һәм сигез кечкенә котельный тулысынча әзер: аларның икесе Балымер һәм Никольск авылларында, калганнары - Болгарда. Җәй көне алар тулы тәртипкә китерелде, шуңа күрә кыш көне җылылык мәсьәләсендә проблемалар булмас дип ышанырга мөмкин.

Пионер урамындагы котельныйда, мәсәлән, казаннарда эссегә чыдам торбалар алыштырылды. Биредә һәм Пушкин урамындагы кочегаркаларда яңа насослар урнаштырылды. Пушкин һәм Пионер урамнары кисешкән урындагы җылылык трассасы торбалары алыштырылды, монда 150 метрдан артык пеноуретан торбалар салынды, коелар ясалды, яңа задвижкалар куелды. Пионер урамындагы котельныйдан Пенсия фондының яңа бинасына җылылык трассасы сузылды. Моннан тыш, "Балалар кибете" һәм "Икмәк" кибетенә җылылык бирә торган торбалар да алыштырылды. Котельныйларның эчке ягы да ремонтланды - агартып һәм буяп куйдылар.

Әлбәттә, коммуналь хезмәт эшчеләре башкарган башка эшләр дә аз түгел. Күптән түгел Чистайдан килгән инспекторлар котельныйларның яңа сезонга хәзерлеген тикшереп йөрделәр һәм алар безнең коммуналь хезмәткәрләрнең эшенә уңай бәя бирделәр.

Реклама

Җылылык хуҗалыгын ремонтлауда мастер Малик Избасаров бригадасы эшчеләре катнашты. Эретеп ябыштыручы Иван Хворонов, слесарьлар Ринат Минсафин, Максим Герасимов, Денис Избасаров, Валерий Михеев, Ольга Великанова, Денис Маслов, Игорь Игнатьевлар зур тырышлык куйдылар. Алар барысы да үз бурычларына җаваплы карап эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ягу сезоны котельный кочегаркалар

2
X