Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа йортларга күчтеләр

Узган шимбәдә шәһәребездә кешеләрне авария хәлендәге торак йортлардан күчерү буенча республика адреслы программасы нигезендә төзелгән дүрт йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Вахитов, Пушкин, Болгар, Ленин урамнарында урнашкан бу җыйнак йортларның гомуми мәйданы 560 квадрат метр тәшкил итә. Яңа йортлардан 15 гаилә фатир алган. Бу проект гамәлдә булган ике ел эчендә торак шартларын 100гә якын кеше яхшырткан.

Район башлыгы Камил Нугаев хуҗаларны өй туйлары белән котлап, аларга иминлек, тыныч тормыш теләде, бу программа буенча торак төзү эшен дәвам итәчәкләрен билгеләп үтте. Моннан тыш, төзелеш буенча башка максатчан программалар да тормышка ашырыла. Димәк, якын елларда безнең районда тагын яңа торак йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар барлыка киләчәк. Аерым алганда, инде киләсе елда ук Болгарда йөзү бассейны төзи башларга тиешләр.
Район башлыгы "Спасагрострой" ҖЧҖ һәм "Сувар Б" ҖЧҖ ташчылар бригадирлары Василий Субботкин белән Шамил Сафиулловка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
Хезмәт ветераны Надежда Рожкова яңа йортларга күчүчеләр исеменнән бу программаны тормышка ашыруга ярдәм иткән һәм анда катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Яңа йортларда яшәү шартлары элеккесе белән чагыштырырлык та түгел, дип билгеләп үтте ул. Монда салкын суы да, кайнар суы да, газы да бар. Элек болар хыялга да кермәгән.
Яңа фатирларның символик ачкычларын хуҗаларга элек-электән нигез сакчысы булып саналган әкият герое - йорт иясе тапшырды. Ә хуҗалар исә элек-электән килгән күркәм гадәт буенча, кунакларны бәйрәм табыны янына чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев