Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЯҢА УҢЫШ ӨЛГЕРДЕ

Кичә "Болгар ХПП" оешмасы яңа уңыш ашлыгын кабул итә башлады. Урып-җыю эшләренә алар ышанычлы хәзерләнделәр. Лаборатория хезмәткәрләре үз эшләрен яхшы беләләр һәм уңышны беренчеләрдән булып кабул итәләр. Өлкән лаборант Марина Кочеткова биредә утыз елдан артык эшли, ә Марина Тегулева ун елга якын хезмәт куя. Ел саен урып-җыю эшләре барышында аларга...

Кичә "Болгар ХПП" оешмасы яңа уңыш ашлыгын кабул итә башлады.

Урып-җыю эшләренә алар ышанычлы хәзерләнделәр. Лаборатория хезмәткәрләре үз эшләрен яхшы беләләр һәм уңышны беренчеләрдән булып кабул итәләр. Өлкән лаборант Марина Кочеткова биредә утыз елдан артык эшли, ә Марина Тегулева ун елга якын хезмәт куя. Ел саен урып-җыю эшләре барышында аларга Светлана Горелышева килеп кушыла. Лаборатория җитәкчесе Лариса Терехова сүзләренә караганда, алар үз бурычларын тирән аңлап, зур җаваплылык белән башкаралар.

Быел ашлык кабул итү предприятиесендәге авыр үлчәүгә яхшы ремонт үткәрделәр. Механик үлчәүне электрон үлчәүгә алыштырдылар, ул килограммына кадәр төгәл үлчи. Моннан тыш, платформаны да озайттылар, хәзер машинаны прицепы белән бергә кертәләр, элек аны аерым үлчәргә туры килгән. Биредә барысын да тәҗрибәле һәм үз эшен яхшы белгән Татьяна Павлова күзәтеп тора.

Тагын бер яңалык - предприятие лизинг - компания буенча прицеплары белән ике КамАЗ машинасы сатып алган, хәзер алар берьюлы 30 тонна йөк ташый ала. Бу машиналарны Александр Прокофьевка һәм Сергей Платоновка тапшырганнар. Алар район хуҗалыкларыннан ашлык кабул итү предприятиесенә яңа уңыш ашлыгы ташыйлар.

Предприятиедә тагын бер техника арткан - чүмечле КШП-6 төягече сатып алганнар, ул ашлыкны тиз арада башка урынга күчереп өя. Ашлыкны чистарту һәм саклау өчен предприятиедә барлык шартлар тудырылган.

Тикшергән махсус комиссия коллективның быелгы урып-җыю эшләренә тиешенчә хәзерләнүен билгеләп үткән.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урыпҗыю Болгар ХПП