Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа объектлар ачылды

Бүген, 5 октябрьдә, борынгы Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Русский стандарт" Корпорациясе Президенты, "Русский стандарт" Банкы" ябык акционерлык җәмгыяте директорлар Советы Рәисе Рөстәм Тарико, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Спас район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашында...

Тантанада кунакларны "Алмуш хан", "император Петр I ", "патшабикә Екатерина II " сәламләде һәм сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Ул соңгы елларда борынгы шәһәрне яңарту буенча күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте, һәйкәлләрне яңартуда һәм яңа объектлар төзүдә актив катнашулары өчен инвесторларга зур рәхмәт әйтте.
-Бүген иртәдән яңгыр явып торды,--диде Рөстәм Нургали улы,-ә хәзер көн ачылып китте.- Аллаһы Тәгалә дә изге эш башкаруыбызны күреп, безгә шундый кояшлы көн бүләк иткәндер!
Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы шәһәрне торгызуга ярдәм иткән һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук кунакларны яңа объектлар ачылу белән котлады һәм бөтен кешегә уңышлар теләде.
Инвесторлар исеменнән "Русский стандарт" Корпорациясе Президенты Рөстәм Тарико чыгыш ясады.
ннары Республика Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе борынгы шәһәрне яңартуга үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә"Яңарыш" Фондының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында -"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Генераль директоры Фоат Вәлиев, "Стройдорсервис" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илгиз Зайдаров, "ТатСНРУ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Юрий Егорушкин һәм башкалар бар иде.
Тантаналы өлештән соң кунаклар яңа объектларны, һөнәрчелек остаханәләрен һәм Лекарь йортын карадылар.
Аннары алар "Милли урман утырту көне" акциясендә катнаштылар, визит ахырында Ак мәчетне һәм Икмәк музеен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев