Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа мәгариф проекты кертелде

Агымдагы елның 1 сентябрендә шәһәр мәктәбенә аяк баскан һәр укучыга "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" бирелде. Алар үзәк китапханәдә үткәрелгән республика мәдәният дәресендә тапшырылды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева бәйрәмнең мактаулы кунагы итеп чакырылды.
Китапханә хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләренең урта класс укучылары белән бергә бәйрәмгә килүчеләр өчен рус, татар, чуаш һәм мордва шагыйрьләре һәм язучыларының дуслык, изгелек, тормышта бик кирәк булган башка рухи сыйфатлар турындагы әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр.
Россия Федерациясендәге Мәдәният елына багышланган беренче класс укучылары өчен мәдәни-мәгариф республика проекты нәкъ шушы чарадан башланып ките. Проектның максаты - үсеп килүче буынга мәдәни кыйммәтләрнең әһәмиятен аңлату, рухи яктан баету. Беренче сентябрьдә ачылган проект балаларны Татарстан Республикасы төп мәдәни чаралары, учреждениеләре һәм мәдәни объектлары белән даими таныштырып баруны, "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" нигезендә белем бирүне формалаштыруны, шулай ук мәдәни-агарту процессына ата-аналарны җәлеп итүне күздә тота. Уку елы дәвамында ирекле рәвештә беренче класс укучылары оешкан төстә (төркем, класс белән) яки әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендәге төрле чараларга йөрергә һәм бу турыда матур итеп бизәп, көндәлектә язарга, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәргә, укыган китаплар, барган музейлар, театрлар, китапханәләр, һәйкәлләр, башка истәлекле урыннар турында язып барырга тиеш. Үз чиратында, һәр мәдәни объект учреждениегә килүне теркәү өчен ике төрдә - төркем һәм ата-аналар белән килүне билгеләү өчен мөһерләр яки стикерлар ясый. Тутырылган көндәлекне 2015 елның 1 маена кадәр тапшырырга кирәк. Проект нәтиҗәләре буенча республикада өч иң яхшы "Беренче класс укучыларының мәдәни көндәлеге" һәм бер ата-ана билгеләнәчәк.
- "Беренче класс укучыларының мәдәни көндәлекләре" укучыларның да, ата-аналарның да белем дәрәҗәсен күтәрергә тиеш, - дип билгеләп үтте Татьяна Воропаева. - Барлык укучыларга да яхшы билгеләргә генә укуларын, төпле белем алуларын, уңышлар телим. Актив булыгыз, сәләтегезне, мөмкинлекләрегезне үстерегез, алга куелган максатыгызга омтылыгыз һәм шәхесне рухи баету турында онытмагыз...
Район авыллары китапханәләрендә дә "Беренче класс укучыларының мәдәни көндәлекләре" тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев