Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа фермада яхшы шартлар тудырылган

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы нигездә игенчелек белән шөгыльләнә, ләкин терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Бу хуҗалыкның узган ел гына төзелгән яңа фермада хәзер сарыклар, дуңгызлар һәм йорт куяннары асрыйлар, мөгезле эре терлекләр дә бар. Башта фермада сарык белән үгез бозауларны нигездә күбесенчә үз ихтыяҗлары өчен генә үстергәннәр. Мәсәлән, хуҗалыкта ике мең гектар чамасы җирне эшкәртүдә эшләүче механизаторларны ашату өчен итсез торып булмый. Хуҗалыкның үзендә зур фураж запаслары тупланган, шуңа күрә өстәмә чыгымнар тотып, читтән ит сатып алуны кирәк тапмаганнар. Ә ашлык сату бәясенең түбән булуы фермаларны киңәйтергә, терлекләр санын елдан-ел арттырырга нигез була.
Хуҗалыкта бина төзү өчен җирләрнең җитәрлек булуы, табигый болыннар, сулыклар моның өчен тагын да уңай шартлар тудыра. Боларның барысын да исәпкә алып, хуҗалыкның Ржавец янындагы җирендә яңа ферма төзи башлыйлар. Аның төзелешендә читтән ялланган эшчеләр дә, эштән бушаган механизаторлар да катнаша. Уртак тырышлык белән кышка ук терлекләрне яңа бинага күчерү мөмкинлеге туа.
Эшләр бетеп җитмәгәнлектән, мөмкинлек чыккан саен төзелешне дәвам итәләр. Мәсәлән, быел бозаулату бүлеге, сарыкларга яңа бүлемнәр эшләгәннәр, сыер абзарында су эчергечләр ясап куйганнар. Киләчәктә түбәгә профнастил яки шифер ябарга уйлыйлар. Ә хәзергә түбәне рубероид белән япканнар.
Яңа фермада бүгенге көндә ике йөз башка якын сарык, шуның кадәр үк йорт куяннары, алты дистә дуңгыз һәм ике дистәгә якын мөгезле эре терлек бар. Хуҗалык җитәкчесе ферманы үстерү өчен терлекләрнең токымын яхшыртуга юнәлдерелгән дәүләт программасыннан файдаланырга тырыша. Льготалы шартларда сарыклар, ана дуңгызлар сатып алганнар, ә күптән түгел генә савым көтүен яңарту өчен кара-чуар токымлы таналар кайтарганнар.
Терлекләрне бу авылда яшәүче терлекчеләр карый. Татьяна Кадяева - дуңгызлар, Наталья Мартынова сыерлар һәм бозаулар карый, аңа Алексей Шмагин ярдәм итә, Сергей Новиков - сарыклар, ә аның хатыны Оксана йорт куяннары карый. Моннан тыш, аларның өстәмә вазифалары да бар. Мәсәлән, Сергей белән Алексей көтү көтәләр, Наталья белән Татьяна ашлыкны ваклап, пешереп, терлек азыгы хәзерлиләр. Оксана күрше абзарда казлар карый.
Терлекчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Бинада чиста, диварлар һәм киртәләр һәрвакыт акшарланган. Хезмәт хакы да вакытында бирелә. Моннан тыш, хуҗалык ярдәме белән үз хуҗалыклары өчен дуңгыз балалары, терлек азыгын сатып алу мөмкинлеге бар. Быел аларның һәрберсе бушлай өч тюк печән алган.
Фермадагы терлекләр җитәрлек кадәр терлек азыгы белән тәэмин ителгән. Аларга печән, фураж бирелә, тиздән савым сыерлар рационына сенаж да кертелергә тиеш. Димәк, сөт тагын да артачак. Хәзерге вакытта яңа бозаулаган сыерлар тәүлегенә егерме литрга якын сөт бирәләр. Аның бер өлеше бозауларны һәм дуңгыз балаларын эчертүгә китә, ә бер өлеше сатуга җибәрелә. Симертүгә куелган терлекләр яхшы үсеш бирәләр, сарыклар һәм дуңгызлар да яхшы үсә.
Шулай итеп, хуҗалыкның терлекчелек тармагы яхшы гына керем бирә башлаган. Ит белән сөт сатудан шактый акча керә, үсә төшкән дуңгыз балаларына да хуҗалар бик тиз табыла. Киләчәктә бу мөһим авыл хуҗалыгы тармагы нык үсәчәк, күптән түгел республика хакимияте хуҗалыкка шушы максатлар өчен миллион сумга якын акча бүлеп биргән.
Рәсемнәрдә: Т.Кадяева; С.Новиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев