Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа авылга - төзек юллар

Хәзерге вакытта "Сувар Б" коллективы Приволжск поселогындагы яңа микрорайонга илтә торган юлларны төзү белән мәшгуль.

Бу максат өчен җирле бюджеттан 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Олы юлдан керә торган җиде урамга вак таш җәеләчәк. Баш инженер Сергей Князев җитәкчелегендә эшләрне автогрейдер машинисты Сергей Вдовин, каток машинисты Иван Трифонов, төягеч йөртүче Александр Палагин башкара. Вак ташны шоферлар Павел Вакуров, Игорь Новиков, Алексей Шмагин ташый.
Ә май башында "Алексеевскдорстрой" ААҖ филиалы эшчеләре шәһәр урамнарындагы чокырларны тигезләргә керештеләр. Моның өчен асфальт-бетон катнашмасы Базарлы Матактагы заводтан кайтарыла. Барлык үзәк урамнар, шулай ук читтәрәк урнашкан кайбер урамнардагы юл өстен тәртипкә китерү күздә тотыла. МТЗ-82 тракторчылары Михаил Вакуров, Александр Пеньков, Т-150 катогы машинисты Сергей Тюряковтан торган Рәсил Низамов бригадасы иртә таңнан кичкә кадәр шәһәрнең төрле урамнарында хезмәт куялар. Аларга эшчеләр Рөстәм Зәйнуллин, Андрей Селиванов, Валерий Ильин, Дмитрий Никитин һәм УАЗ йөртүче Дмитрий Игнатьев ярдәм итә. Юлга җәя торган асфальт катнашмасын КамАЗ йөртүчеләр Руслан Гәрәев, Алексей Панфилов ташып тора. Аларның барысы да алларына куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә тырышалар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев