Җәйнең беренче көнен балалар һәрчак түземсезлек белән көтеп алалар. Ни өчен дигәндә, күңелле каникуллар башлана. Китап-дәфтәрләрне, көндәлекне бер читкә куеп, өч ай буе рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булачак. Балалар арасында каникулларны мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен төрле уй-планнар корып куючылар да юк түгелдер. Гаиләләре белән кая да булса сәяхәткә яки кунакка барырга җыенучылар да бардыр.
1 июньдә һәркайда балаларга атап бәйрәмнәр оештырыла, аларда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бу көнне район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты куялар, аннан соң шәһәрнең үзәк мәйданында уеннар һәм конкурслар оештырылачак. Гомумән, балалар даими игътибар үзәгендә булачак. Балалар бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт үзләре турында җылы кайгырту тоеп яшәсен иде…
Ничек кенә булмасын, соңгы елларда балаларның ялын оештыруга зур әһәмият бирелә башлады. Аларга төрле санаторийларга бару мөмкинлеге бирелә, бөтен шартлар тудырылган йөзләгән лагерьлар аларны көтә. Биредә балалар файдалы ял итәләр һәм спорт белән шөгыльләнәләр, походларга баралар, төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынап карыйлар...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев