Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар өчен яңа палата ачылды

Кичә район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә ветераннар өчен яңа палата ачылды. Бу "Ак Барс" иминиятләштерү группасы күрсәткән иганәчелек ярдәме белән мөмкин булды.

Бу уңайдан үткәрелгән тантанада район башлыгы Камил Нугаев, "Ак Барс" иминиятләштерү группасының көньяк регионы территориаль директоры Владимир Полянцев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, башка рәсми затлар, шулай ук медицина хезмәткәрләре һәм бүлектә дәваланучы пациентлар катнашты.
Тантананы ачып, хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов район һәм республика җитәкчеләренә, "Ак Барс" иминиятләштерү группасына һәрьяклы ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта сугыш ветераннары өчен дәвалану шартлары бермә-бер әйбәтләнде. Медицина персоналына эшләү дә хәзер күпкә уңайлырак (палата пост янәшәсендә урнашкан һәм кирәк әйберләр һәрвакытта кул астында тора).
- Бу палатаны ачу - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аеруча мөһим вакыйга булды, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Без ветераннарның тиңдәшсез батырлыгы турында онытмыйбыз, алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасыннар, яшәү шартлары уңайлы булсын өчен даими игътибар күрсәтергә тырышабыз... Ни кызганыч, бүген дә дөньялар тыныч түгел, кайбер сәясәтчеләр тарих сабакларын үзләренчә үзгәртеп язарга маташалар. Моңа берничек тә юл куярга ярамый. Җиңүне безнең күпмилләтле халкыбыз, шул исәптән бүген арабызда яшәгән ветераннар да, яулады. Без аларга чиксез рәхмәтле.
Район башлыгы шулай ук "Бердәм Россия" сәяси партиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган мондый социаль проектларны тормышка ашыруда республика җитәкчелегенең зур өлеш кертүен дә билгеләп үтте. Кунаклар исеменнән ул ветераннар өчен махсус палаталар оештыру инициаторы булган ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионовага рәхмәт әйтте. Татьяна Петровна башкарылган эшләрнең сыйфаты белән даими кызыксынып торды. Рәхмәт сүзләре шулай ук "Ак Барс" иминиятләштерү группасы исеменә дә яңгырады, аның вәкиленә Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Бу палата - компаниянең ветераннар өчен әзерләгән бердәнбер бүләге түгел, дип билгеләп үтте үзенең җавап сүзендә Владимир Полянцев. Алар тиздән республиканың башка шәһәр һәм районнарында да барлыкка киләчәк.
- Ни кызганыч, ел саен ветераннарыбыз саны кими бара, - диде ул. - Ләкин бу палаталар буш торачак дигән сүз түгел. Аларда киләчәктә Әфган сугышы ветераннары, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр дәваланачак...
Коллектив исеменнән ул безнең район хастаханәсенә бүләк тапшырды.
Бу палатада инде Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Камаев дәвалана икән.
- Мин барысыннан да канәгать, - диде ул. - Шартлар менә дигән, әйбәт карыйлар... Без, ветераннар турында шулай кайгыртулары өчен мең рәхмәт!
Чыннан да, палата артык зур булмаса да, якты һәм җыйнак. Монда барлык тиешле шартлар тудырылган - уңайлы карават, телевизор, кондиционер, суыткыч һәм башка җиһазлар бар. Душта һәм санузелда өлкән яшьтәге кешеләргә һәм ветераннарга уңайлы булсын өчен махсус тоткычлар куелган.
Җиһазлар да, башка җайланмалар да "Ак Барс" иминиятләштерү группасының үз акчасына сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев