Кышның беренче ае юл эшчеләренә шактый күп мәшәкатьләр тудырды. Көн саен яуган кар юлларны, сукмакларны күмеп китте. Шуңа күрә "Сувар" җәмгыятенең юл эшчеләре иртә таңнан шәһәр һәм авыл урамнарын, күперләрне кардан чистартуга керешәләр.
Бу оешманың кышкы сезонга ныклап хәзерләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Заманча техника - ике автогрейдер, роторлы һәм калаклы ике МТЗ-82, клинлы К-700, калаклы ике Т-150, ике төягеч, шулай ук калаклар куелган ике КамАЗ карны вакытында чистартып торырга ярдәм итә. Моннан тыш, сезонга 300 тонна күләмендә ком-тоз катнашмасы әзерләп куелган, аны сибү өчен универсаль тагылмалы механизмнары да бар.
Биредә инженер-техник хезмәткәрләрнең тәүлек буе кизү торуы оештырылган. Буран чыгып, кар ява башласа, алар ашыгыч рәвештә эшчеләрне чакыралар. Шәһәр урамындагы юлларны һәм җәяүлеләр сукмагын гадәттә төнлә чистартып куялар, шуңа күрә кешеләргә иртән эшкә, балаларга мәктәпкә бару бик уңай була.
Тротуарлардан һәм район юлларындагы унҗиде күпердән карны чистарту өчен махсус бригада оештырылган, алар бу эшне махсус кар чистарта торган кул машиналары ярдәмендә башкаралар. Бу машиналарда Рөстәм Зәйнуллин, Андрей Селиванов, Игорь Прокофьевлар эшли. Эшчеләрнең тырышлыгы, үз бурычларына җаваплы караулары аркасында тротуарлар һәм күперләр кардан вакытында чистартылып тора.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев