Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңышлар юлдаш булсын

Узган атна ахырында район Мәдәният йортында "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы чыга башлауга 95 ел тулу уңаеннан зур тантана булды.

Залга оешма, учреждение җитәкчеләре, матбугат ветераннары, төрле авыллардан килгән кунаклар, тормышта газетабызны үзләренең аерылгысыз дусты итеп санаган актив укучылар җыелды. Октябрь революциясеннән башлап, бүгенге көнгә кадәр зур юл үткән бу газетаны районда һәркем яратып укый дисәк, һич ялгыш булмас. Күмәкләшү еллары, Бөек Ватан сугышы еллары, сугыштан соң җимерелгән хуҗалыкларны торгызу, бишьеллыклар, илнең яңа үсеш чорына күчүе - җәмгыятебез ни белән яшәсә, боларның барысы да газета битләрендә чагылыш таба. Газета төрле һөнәр ияләрен, төрле яшьтәге кешеләрне үзенә берләштерде һәм район тормышында вакыйгаларны һәм үзгәрешләрне дөрес итеп, төрле яктан чагылдырып барды.
Болар хакында үзенең тәбрикләү сүзендә газета коллективы белән әле күптән түгел генә җитәкчелек итә башлаган Владимир Корнилов әйтеп үтте. Аңа кадәр мөхәррирлек иткән Анатолий Самаркин бу җаваплы урында утыз ел хезмәт куйды. Аның журналистикага килүенә дә кырык җиде елдан артып киткән. Залдагы тамашачылар аны көчле кул чабулар белән сәламләделәр. Бу аның хезмәтенә бирелгән югары бәя.
- Мин мәктәптә укыган елларда район газетасының һәр санын көтеп ала идем, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Әле үзем дә мәкаләләр язгаладым, газетада басылып чыккач сөенеп бетә алмый идем…
Ул көндәлек матбугат чараларының кешеләрдә әхлак сыйфатлары, актив гражданлык хисләре тәрбияләүдә зур роль уйнавын ассызыклап үтте. Район газетасы шушы максатлар өчен хезмәт итә, тынычлык, игелеклелек, ихтирамлылык идеяләрен эзлекле рәвештә үзенең укучыларына җиткереп бара.
"Татмедиа" агентлыгы исеменнән газета хезмәткәрләрен, штаттан тыш авторларны һәм әлеге тантанага килүчеләрнең барысын да "ТАТМЕДИА" ААҖ Генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов котлады. Коллектив адресына кайнар котлау сүзләрен шулай ук газетаның элеккеге хезмәткәрләре Вячеслав Карпов, Сергей Бедов, Әлки һәм Балык Бистәсе район газетасы мөхәррирләре Азат Низамиев белән Минневазыйх Фатыйхов, Спас районы хәрби комиссариаты җитәкчесе Илһам Мидхәтов һәм башкалар җиткерде.
Василий Кощеев тарафыннан әзерләнгән видеофильм газетаның тарихын тагын бер кат күздән кичерергә, аның бүгенге көне, биредә эшләүче хезмәткәрләре белән таныштырырга ярдәм итте.
Газетаның беренче мөхәррире Андрей Бурумов исемендәге премияне тапшыру да тантанага ямь өстәде. Премия моннан егерме биш ел элек булдырылган иде, бу еллар эчендә лауреат исеменә хезмәт ветераннары да, яшьләр дә лаек булды. Алар газетага үзләренең хезмәттәшләре, тормыштагы вакыйгалар турында язып тордылар, фикерләре белән уртаклаштылар, теге яки бу проблеманы газета ярдәме белән хәл итәргә тырыштылар. Бу сыйфатлар район газетасы белән берничә ел буе хезмәттәшлек итүче Полянка урта мәктәбе укытучысы Валентин Ашмаринга да хас. Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча нәкъ менә ул әлеге премиягә лаек булды. Аңа диплом һәм акчалата премия тапшырылды.
* * *
Редакция коллективы исеменә бик күп котлаулар алынды. Шуларның кайберләреннән өзекләр китерәбез.
"…Бик авыр чорда чыга башлап, замана белән бергә атлаган газетаның бай тарихы, зур тәҗрибәсе бар. Аның әле бүген дә дәрәҗәсе бик зур. Ирешелгәннәр белән генә туктап калмагыз, үзегезнең яраткан укучыларыгызны актуаль һәм кызыклы мәгълүматлар белән сөендерегез, Татарстан Республикасында тотрыклы үсеп килүче районыгыз турында газетада күбрәк язарга тырышыгыз. Газета коллективына чын күңелдән уңышлар, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади үрләр яулавыгызны телим.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р.А.Ратникова".
"…Бу еллар эчендә сезнең коллектив Спас муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни тормышы белән бергә, җирле үзидарә темасын да тулы һәм дөрес итеп яктыртып бара. Газетаның һәр саны талантлы журналистларның иҗади тырышлык нәтиҗәсе ул. Коллективка киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булсын, һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, иминлек телим.
ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте Генераль директоры Ф.В.Вәлиев".
"…Киләчәктә дә сезнең иҗат коллективы традицияләрне лаеклы дәвам итәр, заман белән бергә атлар, эштә журналистиканың иң яхшы стандартларын кулланыр, дип ышанасы килә.
Уңышлар сезгә, сәламәтлек телибез, тиражыгыз зур, укучыларыгыз күп булсын.
"Болгар шәһәре" Советы, муниципаль берәмлек башкарма комитеты".
"…Газета шактый катлаулы, әмма мавыктыргыч һәм вакыйгаларга бай юл үтә. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, үз укучысына өмет һәм ышаныч белән хезмәт итә….
Газета тагын күп еллар укучыларны сөендереп торсын, аның һәр санын көтеп алсыннар. Газета хезмәткәрләренә бетмәс-төкәнмәс көч, иҗат уңышлары телибез.
Болгар музей-тыюлыгы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей