Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш язмышы – алар кулында

Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Яков Семенов бу көннәрдә урып-җыюга соңгы әзерлек эшләрен башкара.

Ул байтак еллардан бирле уракта катнаша һәм яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли. Аның быел да сынатырга исәбе юк, шуңа күрә үзенең "Нива" комбайнын эшкә ышанычлы хәзерләп куярга тырыша. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкарганлыктан, урак вакытында комбайны ватылуларсыз эшли.
Быел бөртекле культуралар хуҗалыкта 1000 гектар чамасы мәйданны били. Ел коры килгәнлектән, югары уңышка исәп тотмасалар да, үстерелгәннең бөртегенә кадәр җыеп алырга кирәк. Биредә көзге бодайга зур өметләр баглыйлар, хуҗалыкта ул 250 гектар мәйданны били һәм уңышы начар булмаска тиеш.
Гомумән, Яков Владимировичның бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Авыл халкы аны үз эшен яхшы белүе һәм аңа җаваплы каравы өчен хөрмәт итә. Аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга була һәм алдынгы механизатор аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкара.
Хуҗалыктагы пар басуларын да ул үзе генә эшкәртеп чыкты. БДТ-7 агрегаты таккан Т-150 тракторы бөтен эшне яхшы сыйфат белән башкарды.
Урып-җыю эшләрендә өч комбайн катнашачак. "Енисей" комбайнында эшләгән Петр Левагин да иң тәҗрибәле, тырыш механизаторларның берсе. Алар үз бурычларын яхшы аңлап, ел саен уракта вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев