Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш мул булсын өчен

Иртәгә Сабан туенда исемнәре билгеләнеп үтеләчәк хезмәт алдынгылары арасында Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Игорь Палагин да бар.

Аның эштән беркайчан бушап торганы юк: тырыш һәм намуслы механизаторны ел әйләнәсендә производствоның төрле җаваплы тармакларында күрергә була. Чәчү барышында, мәсәлән, ул чәчелгән мәйданнарны тигезләде. ДТ-75 тракторы белән Игорь әлеге мөһим агрочараны 1300 гектарда башкарып чыкты. Кукуруз тырмалауда да эшләде.
Бу көннәрдә механизатор тракторына бульдозер тагып ферма территориясен чистарта, печән хәзерли башлау чоры башлану белән сенаж һәм силос тыгызлауда эшләячәк. Әле тагын көзен җир сөрәсе, башка кичектергесез эшләрне үтисе бар. Игорь тәҗрибәле механизатор, техниканы биш бармагы кебек яхшы белә. Шуңа күрә үз алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Басулар мул уңыш биреп сөендерсен өчен тырыша ул.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев