Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уй - хыялларыгыз чынга ашсын!

Яңа ел алдыннан район башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән котлады.

Ничә генә яшьтә булсак та, без барыбыз да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алабыз, ниндидер планнар корабыз, киләсе ел тагын да уңышлырак булыр дип ышанабыз, диелә котлауда. Ул шулай булырга тиеш тә: кеше киләчәккә ышанычын югалтмаса, тормышта зур уңышларга ирешәчәк, белемен дә, сәләтен дә һәр яктан күрсәтә алачак.
Ә моның өчен бездә шартлар җитәрлек. Иң мөһим милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль тармакларда уңай үзгәрешләр күзгә күренеп тора, пенсияләр түләүдә, халыкны торак белән тәэмин итүдә һәм башка өлкәләрдә дә уңышларыбыз җитәрлек. Катлаулы һава шартларына карамастан, игенчеләребез бөртекле һәм азык культураларыннан шактый мул уңыш җыеп алдылар. Дәвалау һәм мәгариф учреждениеләренең материаль-техник базасы сизелерлек ныгыды: заманча модульле ике фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды, Антоновка һәм беренче шәһәр урта мәктәп-ләренә капиталь ремонт ясалды, амбулаторияләр төзекләндерелде. Яңа төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды һәм анда өй туйлары үткәрелде, дистәләрчә километр юллар төзелде һәм тәртипкә китерелде. Башка өлкәләрдә дә уңышлар күзгә күренеп тора.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә туган ягыбызның рухи-мәдәни үсешенә ныклы нигез салынды. Археологик тикшерүләр дәвам итте, борынгы Болгар ядкарьләре яңартылды, Ак мәчет, Икмәк музее кебек яңа объектлар төзелде. Быел тарихи урыннарны карарга 130 меңнән артык кеше килде. Бай тарихлы борынгы җиребездә төрле фестивальләр, слетлар, ярышлар үткәрелә... Без ирешелгәннәр белән туктап калырга уйламыйбыз.
Үтеп баручы ел төрле вакыйгаларга бай булды, диелә котлауда. Ә Яңа ел яңа перспективалар ачып кына калмый, ә алдыбызга яңа бурычлар да куя. Халкыбызның тырышлыгы, бердәмлеге күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Район башлыгы спаслыларга нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышлар тели. Яңа ел бөтен кешегә бәхет алып килсен, һәр йортта тынычлык, иминлек булсын!
* * *
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Спас бүлеге Сәяси советы район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телибез, диелә котлауда. Яңа ел һәр гаиләгә бәхет алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев