Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртак тырышлык белән

Февральнең өченче ункөнлегендә Пионер урамындагы 31нче йортта ремонт эшләре яңадан башланды.

Былтыргы кебек үк, ремонт "Спасагрострой" җәмгыяте көче белән алып барыла. Исегезгә төшерәбез, бу объектның төзелеш-монтаж эшләренә ул чакта ун миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Шушы акчага һәм төзүчеләр тырышлыгы белән йортның искергән һәм урыны белән су үтә торган түбәсе ябылды, су үткәрү һәм канализация системалары тулысынча алыштырылды.
Быел бу оешмага тиешле эшләрне башкару өчен 3 миллион 750 мең сум акча бүлеп бирелгән. Артём Маркарян җитәкчелегендә штукатур-малярлар бригадасы инде эшкә дә керешкән һәм хәзерге вакытта подвал секцияләренә ремонт ясау белән мәшгуль. Төзүчеләр энергия ресурсларының учёт приборлары куелган урыннарда сылау эшләрен тәмамлаганнар. Аннары монда идәннәргә бетон җәеләчәк.
Шушы ук бригада йортның фасадына ремонт ясарга тиеш. Балконнарны профнастил белән тышлап, подъезд ишеге өсләренә кечерәк түбәләр эшләнәчәк, подвалга керү урыннары тәртипкә китереләчәк. Ишек алдын төзекләндерү эшләре дә планлаштырылган, бу беренче чиратта яңгыр һәм кар суы өчен махсус канаулар ясалачак дигән сүз.
Бераз соңрак Владимир Семёновның комплекслы бригадасы йорт подвалындагы җылыту системасын төзәтә башлый. Ә гомуми куллану урыннарындагы ут челтәрләрен ремонтлау эше инде тулы көч белән бара. Аны оешманың субподрядчылары - "Энергосервис" җәмгыяте башкара.
Барлык бу эшләр йортны тулысынча тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Биш катлы бу йортның тышкы ягы да яңарып, матураеп китәчәк, йортта яшәүчеләргә тагын да уңайлырак булачак.
Рәсемдә: (сулдан уңга) төзүчеләр Сергей Владимиров, Алексей Игнатьев, бригадир Артём Маркарян.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт