Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртак тырышлык белән

"Спас ХПП" ярдәмче хуҗалыгында бүгенге көндә 60 баш савым сыер һәм 90 баштан артык мөгезле яшь терлек бар.

Эшләрнең ничек баруын хезмәт күрсәткечләре яхшы сурәтли. Мәсәлән, һәр фураж сыердан савымчылар көн саен уртача 14 литр сөт савып алалар. Әле бу да чик түгел. Сыерлар күпләп бозаулый башлагач, савым бермә-бер артырга тиеш. Управляющий Петр Стреловның сүзләренә караганда, бу күрсәткеч уналты килограммнан да артачак. Яшь терлекләр яхшы үсеш бирә, һәр терлекнең уртача тәүлеклек үсеше 700-750 грамм тәшкил итә. Моңа беренче чиратта ышанычлы терлек азыгы базасы ярдәм итә. Терлекләр өчен кышка 1000 тонна сенаж, 700 тонна силос, 100 тонна печән хәзерләнгән. Концентрат азыклар да тиешле күләмдә хәзерләп куелган. Моннан тыш, яңа бозаулаган сыерларның һәрберсенә бер килограмм исәбеннән парландырылган солы бирелә. Терлекләргә витаминлы азыклар да бирелә, моның өчен чыршы ботакларыннан файдаланалар. Шулай итеп, фермада терлекләрне кышлатуда проблемалар чыкканы юк.
Савым сыерларын Гүзәл Тегулева һәм Елена Шмагина карый, бозауларны Галина Осинцева һәм терлекчеләрне алыштыручы Ирина Павлова карый.
Аларга терлекче Александр Гурьянов ярдәм итә. Фермада эшләүчеләр барысы да үз эшләрен тырышып, намус белән башкаралар. Терлекчеләрнең хезмәт хакы начар түгел, аны вакытында биреп баралар.
Көн саен хуҗалыкта җитештерелгән сөтне район кибетләренә, үзәк хастаханәгә озаталар. Моннан тыш, сөтнең бер өлешен Ульяновск эшмәкәрләре сатып ала. Димәк, хуҗалыкта җитештерелгән ит белән сөт үзенең сатып алучысын тапкан, аны сатудан хуҗалыкка сизелерлек акча керә. Шуңа күрә тиздән хуҗалыкта терлекләрне тагын 25-30 башка арттырырга җыеналар. Ә бу өстәмә керем генә түгел, яңа эш урыннары да барлыкка килә дигән сүз. Хәзерге вакытта бу аеруча мөһим.
Рәсемнәрдә: савымчы Гүзәл Тегулева (өстә); бозау караучы Галина Осинцева, Ирина Павлова һәм управляющий Петр Стрелов.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X