Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ундүрт яшьлек сугышчы...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнеп, район оештыру комитеты вәкилләре бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларның хәлләрен беләләр. Георгий Клыпин ундүрт яшьтә үк илне сакларга китә. 1943 елда аны Ак диңгездәге Соловки утравындагы Төньяк флотның юнгалар мәктәбенә җибәрәләр. Бер елдан соң яшь сугышчыны Балтыйк флотының десантчыларны озата бара...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнеп, район оештыру комитеты вәкилләре бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, аларның хәлләрен беләләр.

Георгий Клыпин ундүрт яшьтә үк илне сакларга китә. 1943 елда аны Ак диңгездәге Соловки утравындагы Төньяк флотның юнгалар мәктәбенә җибәрәләр. Бер елдан соң яшь сугышчыны Балтыйк флотының десантчыларны озата бара торган диңгез бронекатерлары отрядына билгелиләр. Аңа Таллин, Клайпеда, Кенигсберг шәһәрләрендә булырга туры килә. Ә катерлары минада шартлагач, Ленинградка барып эләгә. Блокада фаҗигасен кичергән бу шәһәрнең хәле бик яман була, ветеран әлегә кадәр бу турыда тыныч кына сөйли алмый. Җиңүне сугышчы шушында каршылый.

Ул әле озак вакытлар диңгез белән араны өзми. 21 яшьтә демобилизацияләнгәч, туган якларына кайта һәм кабат Ленинградка китә. Биредә курслар тәмамлый һәм кечкенә суднолар йөртү капитаны дипломы алып чыга. Балтыйк буенда һәм Камчаткада балык тотучы флотта эшли. Аннары язмыш аны безнең якларга китереп чыгара. Ул хатыны Нина Яковлевнаның туган шәһәренә кайтып урнашырга була.

Ветеран күптән инде лаеклы ялда. Сугыш еллары торган саен ерагая, ләкин ул бервакытта да ветеранның исеннән чыкмый. Георгий Иванович гаҗәеп язмышлы кеше. Әле балалыктан да чыгып җитмәгән килеш ил сагына баскан бу кеше бик авыр тормыш мәктәбе үткән һәм бервакытта да кыенлыклар алдында куркып калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран котлаулар Клыпин