Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучыларны котладылар

Узган җомга көнне шәһәрдә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантаналары булды.

Владимир КОРНИЛОВ
Бәйрәм быел капиталь ремонт ясалган санаторий интернат-мәктәп бинасын караудан башланып китте. Хәзер заманча материаллар кулланып яңартылган мәктәп шәһәребезгә ямь биреп торган биналарның берсе.

Тантаналарда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, белем бирү тармагының күзәтчелек

департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова катнашты. Аны район башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Санаторий мәктәп фойесында сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү максатыннан төзелгән уку йортының тарихын яктырткан стендлар куелган. Алып баручылар рус һәм татар телендә мәктәпнең үсеш этаплары, аның укытучылары, педагогия хезмәте ветераннары, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. 2001 елда бу мәктәпкә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең килүе, бу коллективның уңай тәэсир калдыруы турында әйтеп үттеләр.
Аннары кунаклар, укучылар һәм укытучылар мәктәпнең актлар залында җыелды. Бәйрәмдә чыгыш ясаган укучылар, педагоглар, тәрбиячеләр, хезмәт күрсәтү персоналы менә дигән ремонт ясаулары, балаларга бер үк вакытта белем бирү, аларны дәвалау өчен яхшы шартлар тудырулары өчен республика, район хакимиятенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Район башлыгы Камил Нугаев, залга җыелган кешеләрне сәламләп, мондый уку йортларының хәтта республикада да аз булуын билгеләп үтте. Монда Кама аръягы зонасында яшәүче балалар укыйлар. Чынлап та, соңгы елларда мәктәп һәм интернат ремонтка нык мохтаҗ иде. Бу эш мәктәпләрне ремонтлау буенча республика программасы, республика хакимияте, мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән башкарылды. Кыска гына вакыт эчендә (ремонт эшләре узган елның май аенда башланып киткән иде) мәктәп бөтенләй танымаслык булып үзгәрде. Район башлыгы бу эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерде. Район җитәкчелеге исеменнән иң алдынгы төзүчеләргә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Гөлнара Габдрахманова һәм Фоат Вәлиев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән җылы котладылар һәм барысына да иҗади уңышлар, ә укучыларга - яхшы билгеләргә генә укуларын, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашуларын теләделәр. Хәзер инде укучыларга һәм укытучыларга бергәләшеп яңартылган мәктәпнең традицияләрен сакларга һәм арттырырга кирәк. Истәлек итеп укучылар Гөлнара Габдрахмановага үз куллары белән ясаган картина бүләк иттеләр.
Бәйрәм тантанасы район Мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда район укучыларының остазлары ярдәмендә укуда, класстан тыш чараларда, спортта һәм башка өлкәләрдә ирешкән уңышларын яктырткан стендлардан күргәзмә ясалган иде. Аның белән кунаклар бик кызыксынып танышып чыктылар.
Кунаклар арасында мәктәптә быел беренче елын эшләгән яшь укытучылар да, педагогия хезмәте ветераннары да бар иде. Чараның кунаклары аларның барысын да һөнәри бәйрәм белән котлап, эшләрендә зур уңышлар теләделәр, иң мөһиме - укучыларның хөрмәтен тоеп эшләргә язсын. Бер төркем укытучыларга Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Спас муниципаль район башлыгы, район мәгариф бүлеге Мактау грамоталары тапшырылды.
Аннары концерт башланды. Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Маргарита Пензина, Татьяна Аристова, Гөлсирень Хәйдәрова, Диләрә Сафина, Камилла Вафина, "Хуторок" балалар казак хоры башкаруында җырлар, "Движение" хореография коллективының татар биюен, кадетларның кызлар белән "Полонез" биюен башкарулары аеруча истә калырлык булды.
Тамашачыларны шулай ук бакчага йөрүче нәниләр дә сәламләде. Сәхнәгә бер-бер артлы хезмәт ветераннары, яшь укытучылар чыкты. Фронтовик укытучыларның исемнәрен атаганда зал аягүрә басты...
Бәйрәм программасында мәзәкләр дә, шаян такмаклар да, башка күп кенә чыгышлар да булды. Бу тантана тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев