Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укырга бервакытта да соң түгел

Студентлар бәйрәме РФ Президенты тарафыннан 2005 елда, Мәскәү университетының оешуына 250 ел тулуы уңаеннан булдырылды. Бәйрәм студентларның яклаучысы изге Татиана көнендә билгеләп үтелә.

Укырга беркайчан да соң түгел- бу хакыйкатьне барыбыз да белә. Шуңа күрә ел саен студентлар сафына яңа гына мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар да, тормыш тәҗрибәсе туплап өлгергән кешеләр дә кушыла.
Максим Корнилов, Анна Юрина һәм Антон Тимонин Спас тармак технологияләре техникумында белем алалар. Максим автомеханик һөнәрен сайлаган, Антон киләчәктә - тракторчы-машинист, ә Анна бухгалтер булачак. Барысы да укуга бик җаваплы карап, техникумның җәмәгать тормышында да актив катнашалар, спорт секцияләренә йөриләр. Студентлар район һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конкурслардан да читтә калмыйлар. Мәсәлән, Анна "Минем булачак һөнәрем" фәнни-тикшерү эшләренең республика конкурсында катнашып, рәхмәткә лаек булган.
Студентлар янында һәрвакыт тәҗрибәле остазлары - производствога өйрәтү мастеры Әнвәр Ибраһимов һәм Евгений Кузьмин кебек укытучылар эшли. Алар инде берничә дистә ел буе авыл хуҗалыгы өчен кадрлар хәзерләү белән мәшгуль, үзләре дә читтән торып белем алалар.
Хәзерге вакытта техникумда унбиш юнәлеш буенча 480нән артык кеше белем ала. Аларның бер өлеше читтән торып укый. Укырга керүчеләрне автомеханик, бухгалтер, технолог һәм башка һөнәрләр кызыксындыра.
Рәсемдә: (сулдан уңга) А. Ибраһимов, А.Тимонин, А.Юрина, М.Корнилов, Е.Кузьмин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X