Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!

Муниципаль район башлыгы Камил Нугаев район халкын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады.

Үтеп баручы 2013 елда тарихка керерлек вакыйгалар күп булды, диелә котлауда. Районыбыз тормышында да әһәмиятле вакыйгалар шактый булды. Яңа йортлар төзеп кергән, яңа гаилә корган, юбилейларын билгеләп үткән, беренче сабыйлары дөньяга килгән гаиләләр өчен агымдагы ел аеруча истәлекле булды... Әле кайчан гына җәйге Универсиада-2013 Утын шатланып каршы алган идек, инде менә Сочида үтәчәк Олимпиада-2014 Утын түземсезлек белән көтәбез. Бу безгә зур хөрмәт күрсәтү билгесе булып тора. Камбоджада үткәрелгән ЮНЕСКО утырышында борынгы Болгар ядкарьләренең әһәмиятен танулары да тарихта калды.

Илдә фаҗигале вакыйгалар да булды. Көчле су басудан бәла күргән Ерак Көнчыгыш халкының кайгысын уртаклаштык, Казан аэропортындагы фаҗига район халкын да тетрәндерде.

Ләкин тормыш дәвам итә. Бүген без башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар төзибез, чөнки Яңа ел бәйрәме - киләчәккә өмет уята торган бәйрәм. Үтеп баручы елда шактый гына республика һәм федераль программалар һәм проектлар тормышка ашырылды, дистәләрчә километр юллар төзелде һәм тәртипкә китерелде, авылларда яңа клублар, мәдәният йортлары, фельдшер-акушер пунктлары ачылды, медицина амбулаторияләренә реконструкция ясалды, мәктәпләр, балалар бакчалары заманча таләпләргә туры килерлек итеп үзгәртелде, шәһәрдә зур, өсте ябулы йөзү бассейны төзелә башлады, башка объектларны аякка бастыру да тулы көч белән дәвам итә.

Мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз җитәрлек, Спас спортчылары безне даими рәвештә җиңүләре белән шатландыралар, укучыларыбыз республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларда җиңү яулыйлар, диелә район башлыгы котлавында. Боларның барысы да күңелләрдә шатлык уята.

Туризм тармагы да югары темплар белән үсә. Безнең тарихи урыннарга елдан-ел туристлар күбрәк килә башлады. Мәсәлән, быел Болгар музей-тыюлыгында 190 меңнән артык кеше кунак булган, бу былтыргыдан 60 мең кешегә артыграк. Тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү өчен тиешле шартлар тудырыла. Быел Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән яңа Елга вокзалы төзелеп бетте, археологлар өчен тикшеренү базасы файдалануга тапшырылды, булган һәйкәлләргә һәм объектларга реставрация ясала.

Әйе, безнең горурланырга хакыбыз бар һәм боларның барысына да без уртак тырышлык белән ирештек. Билгеле, проблемалар беркая да китми, ләкин бергәләшеп тотынсак, аларны да башкарып чыгарбыз. Иңгәң куеп эшләгәндә бөтен кыенлыкларны җиңәргә, тагын да югары нәтиҗәләргә ирешергә була.

Район башлыгы бөтен кешеләргә нык сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын, тынычлык, иминлек һәм бәхет тели. Яңа ел һәр гаиләгә, һәр кешегә шатлык кына алып килсен, тормышта бәхетле көннәр күбрәк булсын!

* * *

Хөрмәтле спаслылар! Сезне якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм. Күркәм гадәт буенча, кешеләр бу бәйрәмне каршылаганда үзләренең иң изге теләкләрен җиткерәләр: Яңа елда бөтен планнарыгыз тормышка ашсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлык, тормыш муллыгы телим.

ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Вәлиев Фоат Вәли улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Яңа ел бәйрәме район башлыгы