Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тузган йортлар урынына - яңалары

Приволжск авыл җирлеге территориясендә 46 торак йорт төзелә. Яңа йортлар "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге" программасын тормышка ашыру йөзеннән тыюлык зонасындагы тузган йортларда яшәүче кешеләрне бөтен уңайлыклары булган фатирларга күчерү максаты белән төзелә. Йортларның барысы да бер тирәдә урнашкан, киләчәктә биредә яңа типтагы поселок үсеп чыгарга...

Приволжск авыл җирлеге территориясендә 46 торак йорт төзелә.
Яңа йортлар "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге" программасын тормышка ашыру йөзеннән тыюлык зонасындагы тузган йортларда яшәүче кешеләрне бөтен уңайлыклары булган фатирларга күчерү максаты белән төзелә.
Йортларның барысы да бер тирәдә урнашкан, киләчәктә биредә яңа типтагы поселок үсеп чыгарга тиеш. Егермедән артык йорт инде төзелеп беткән һәм яңа хуҗаларны каршыларга әзер, дияргә була. Шунысын да әйтергә кирәк, дүрт төрле проект буенча төзелгән торакны хуҗалар үзләре сайлап ала. Һәр йортның мәйданы 80 квадрат метрдан артып китә, анда тиешле шартларның барысы да тудырылган, гаражы бар. Кыскасы, күченеп яшәүчеләргә уңай булырга тиеш.
Йортларны җаваплылыклары чикләнгән "ПСК "Народный дом", "СК "Рось" һәм "Стройкомплекс" җәмгыятьләре төзи.
Күченүчеләр өчен шәһәрдә тугызар фатирлы тагын ике йорт төзелә. Бер подъездлы өч катлы бу йортларда яшәүчеләр өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылачак.
Йортларны төзү эшен Алексеевскиның "Керамика-Маркет" җәмгыяте коллективы алып бара.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X