Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган шәһәребез үсә, яңара

Үткән шимбәдә Болгар шәһәре үзенең 231 еллыгын бәйрәм итте.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Иртәнге якта шәһәрнең үзәк базары гөрләп торды. Ә төштән соң мәйданда спорт ярышлары, балалар бәйрәме башланып китте. Башка еллардагы кебек үк, монда шәһәребез тормышын сурәтләгән фоторәсемнәрдән торган җирле авторлар күргәзмәсе оештырылган иде. Фотога төшерү осталары үз эшләрендә шәһәребезнең матур урыннарын да, анда яшәүче кешеләрне дә күрсәтергә тырышканнар.
"Осталар шәһәре" павильоны янында да халык гөрләп торды. Кулдан ясалган төрле әйберләр, йорт яны бакчасында үстерелгән җиләк-җимешләр, чиккән, үргән теккән әйберләр чынлап та күз явын алырлык иде. Боларның барысына да җан җылысын кушып эшләнгәне әллә каян күренеп тора.
Район мәдәният йорты каршына куелган сәхнәдән нәкъ билгеләнгән вакытта музыкаль чыгышлар башланып китте. Күркәм традиция буенча, шәһәрнең яшь буын вәкилләре район һәм шәһәр җитәкчелегенә ипи-тоз һәм чәк-чәк бүләк иттеләр.
Кунакларны бәйрәм белән котлап, район башлыгы Камил Нугаев соңгы елларда ирешкән уңышларга тукталып үтте. Районда торак, юллар күп төзелгән, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ремонт ясалган һәм башка бик күп эшләр башкарылган.
- Безнең бәйрәм итәргә хакыбыз бар, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе. - Шәһәребез күзгә күренеп матурая, үсә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районда күп эшләр башкарыла. Күптән түгел бездә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килеп, безнең ата-бабалардан калган кадерле мирасыбызга, традицияләргә мөнәсәбәтебездән канәгать булып китте.
Бәйрәм белән Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв та җылы котлады. Традиция буенча, ул яше туксаннан узган якташларыбызны (ә быел алар 7 кеше), быел гына нәниләре туган Евгений һәм Оксана Костиннар, Любовь Милицкованы җылы котлады. Яңа өйләнешкән парлар - Анастасия белән Евгений Ермишиннар, Татьяна белән Дмитрий Иванушкиннар да бүләксез калмады. Күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп үткән Валентина белән Александр Омётовларны, иңгә-иң куеп 25 ел яшәгән парлар - Людмила һәм Александр Барыгиннар, Эльвира белән Владимир Четановларны да тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Ә Галимовлар гаиләсе - чын хезмәт династиясенең үрнәге, бүгенге көндә алар гаиләсендә 5 табиб бар.
Бәйрәм көннәрендә үзенең тырышлыгы, фантазиясе, иҗаты, җан җылысы белән шәһәребезне көннән-көн камилләштерергә тырышкан кешеләрне дә онытырга ярамый. Бу уңайдан "Иң матур шәхси йорт" номинациясендә җиңеп чыккан Мария һәм Николай Котенковларны билгеләп үтмичә булмый. Ә шәһәр учреждениесе һәм оешма коллективлары арасыннан Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, 1нче мәктәп, "Колосок" балалар бакчасы аерым билгеләп үтелде. "Минем бакчам" конкурсында ("Чәчәкләрдән композиция" номинациясе) беренче урын - "Ак Барс банк" бүлегенә, икенче урын - "Родничок" балалар бакчасына, өченче урын кадет интернат-мәктәбенә; "Яшелчәләр" номинациясендә - санаторий интернат-мәктәпкә, Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә һәм 1нче мәктәп укучысы Алёна Лаврентьевага бирелде.
Фантазияләре, иҗат һәм тырышлыклары өчен махсус приз коррекция интернат-мәктәбе коллективына тапшырылды. Ә "Минем яраткан шәһәрем" фотоконкурсында 2нче мәктәп коллективы җиңүче булды, икенче урынга - "Солнышко" балалар бакчасы, өченче урынга Василий Кощеев чыкты.
Шәһәр тарихын иң яхшы белүче дип мәгариф бүлеге белгече Владимир Егоров табылды.
Беренче тапкыр бу бәйрәм кысаларында "Биюче Болгар" конкурсы үткәрелде. Валерия Абрамова белән Евгений Ананьев, Анастасия Пенькова һәм Игорь Емельяновский, Гөлгенә Мөхәммәтова һәм Евдоким Савельев, Екатерина Королёва, Диана Виноградова, Диләрә Сафиуллина, Нина Сафонова, Екатерина Битуновалар төрле номинацияләрдә иң яхшылар дип табылдылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм призёрларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләү тантанасыннан соң, бәйрәм дәвам итте. Сәхнәдән яраткан үзешчән артистлар башкаруында рус, татар, чуаш телендә җырлар яңгырады. Ульяновск өлкәсеннән килгән кунаклар да тамашачыларны үз чыгышлары белән шатландырды. Мәсәлән, Сергей Лямин күптән түгел генә якташыбыз Николай Марянин сүзләренә язылган борынгы Болгарга багышлаган лирик гимн башкарды.
Ә кичен мәйданны бәйрәм утлары яктыртып, күк йөзенә аллы-гөлле салют бизәкләре очты.
* * *
Базар мәйданында үткәрелгән традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе дә халыкта зур кызыксыну уятты. Анда күбесенчә авыл мәктәпләре катнашты, чөнки авыл хуҗалыкларының күбесе бу көнне Казан ярминкәсендә сату иттеләр. Шуңа карамастан, прилавкалардан җаның теләгән яшелчәләр - кәбестә, бәрәңге, төрле маринадларны сайлап алу мөмкинлеге булды. Ә ярдәмче хуҗалыклары булган уку йортлары исә, моннан тыш, фураж, сөт, ит һәм хәтта бал да тәкъдим иттеләр. Районның төрле авылларыннан килгән үзешчән башкаручылар ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен күтәреп чыгыш ясадылар.
Балалар өчен оештырылган бәйрәм программасын "Йолдызлык-2012" конкурсы дипломанты Ксения Колчина "Дети Земли" җыры белән ачып җибәрде. Ә аннары сәхнәдә шәһәр балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Алар җырлар башкардылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар. Дарья Зуйкова һәм Дарья Бердникова башкаруында клоуннар үзләренең мәзәкләре белән бәйрәм программасына аерым бер ямь өстәде.
Балалар иҗат йорты методистлары балалар өчен төрле конкурслар оештырдылар. Мәсәлән, асфальтка рәсем ясау конкурсында күпләр теләп катнашты.
* * *
Бәйрәмнең спорт өлеше дә мавыктыргыч оештырылган иде. Шәһәр стадионында өлкән класс укучылары арасында футбол турнирында безнең командага каршы Иске Майна һәм Балык Бистәсеннән килгән спортчылар көч сынашты. Аларны 5:1 һәм 4:1 исәбе белән җиңеп, безнең спортчылар беренче урынны алдылар.
Волейболчыларыбызга кунакка Әлки районыннан ике команда килгән иде. Монда да безнең яшьләр командасы җиңүгә иреште. Өлкәнрәк яшьтәге спортчылар икенче урынны алдылар.
Команда ярышларыннан тыш, спорт сөючеләр шәхси ярышларда да катнаша алды. Шахматта тиз уйнау алымы белән чыгыш ясап, Иске Майнадан беренче разрядлы спортчылар Виктор Батаев һәм Фәнил Габитов беренче һәм икенче урынны алдылар. Өченче урынга безнең Владимир Логинов чыкты. Түгәрәк системасы буенча турнирда безнең иң яхшы шахматчыларыбыз катнашты. Бильярд уенында Тимур Ибраһимов, Егор Самохвалов, Игорь Беляев үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Барлык җиңүче һәм призёрларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм шәһәр көне