Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлекчелек тармагы зур тырышлык сорый

Аграмак авылында яшәүче Владимир Егоров өч дистә елдан артык терлекчелектә эшли.

Хуҗалыклар таркалганчы ул ветеринария табибы, бригадир булып та эшләгән, ә авылда эшмәкәрлек киң таралгач, дуңгызчылык тармагын үстереп карарга була. Әлбәттә, баштарак кыенга туры килә, ләкин тора-бара эшләр җайлана. Хәзер ул киләчәккә өмет белән карый.
Фермерлар арасында дуңгызчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп түгел, чөнки ит бәясе түбән, ә ашлыкка бәяләр бермә-бер кыйммәтләнде. Соңгы елларда бу тармакта уңай якка сизелерлек үзгәрешләр юк, шуңа күрә бу эшкә алынучылар күп түгел. Владимир Егоров куркып калмаган. Берничә ел элек авыл хуҗалыгы кооперативының ике терлекчелек бинасын үзенеке итеп рәсмиләштереп, ул дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек асрый башлый. Фермасында дуңгызларның баш саны ике йөздән артып киткән чаклар да була. Хәзер ана дуңгызлар күпләп балалый башлагач терлекләрнең баш саны сизелерлек арткан. Дуңгыз балаларының бер өлешен ул халыкка сата, тагын бер өлешен симертү өчен калдыра һәм читтән килгән ит җыючыларга сата.
- Терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел түгел, - ди ул. - Шөкер, мин әлегә зарлана алмыйм. Күптән түгел банктан алган шактый зур суммадагы кредитны түләп бетердем, хәзер инде җиңелрәк булачак. Яз көне үземнең җир участогына иген чәчәргә җыенам, шулай итеп, дуңгызлар өчен азык булачак. Кирәкле техникам да бар.
Фермер шулай ук терлекчелек биналарын ремонтларга, терлекләрнең баш санын арттыруны планлаштыра. Хәзерге вакытта хуҗалыгында дуңгызлардан тыш, ун баш сыер һәм яшь терлек бар. Аларны хатыны карый.
Ит һәм сөт сатудан алынган керем Егоровларга үз эшләрен киләчәктә дә үстерергә, гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Бу акчага алар ике кызларына да югары белем биргәннәр, хәзер инде оныкларын үстерергә булышалар. Үз эшең киләчәккә ышаныч белән карарга этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев