Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлек азыгы җитәрлек хәзерләнгән

"Болгар Арыш" җәмгыятенең махсус отряды кукурузны силоска салу эшен кызу темпларда алып бара. Көн саен траншеяга 350 тоннага кадәр вакланган яшел масса салына.

Тәҗрибәле механизатор Сергей Ануфриев югары җитештерүчән "Ягуар" комбайнында көн саен шактый мәйданда кукуруз урдыра. Рамил Гыйлаҗев, Сергей Бугров, Минсабир Гайнуллин, Николай Бердников вакланган яшел массаны МТЗ-1221 тракторында, Наил Әхмәтҗанов "Урал" машинасында туктаусыз ташып торалар. Бу массаны траншеяларда К-700 тракторында Владимир Бугров белән Александр Абасевлар тыгызлыйлар. Хуҗалыкта 4500 тонна силос салынган, әле кукурузны барлык мәйданнарның (ул 668 гектар) яртысыннан гына җыеп алганнар. Яз көне басуларга яхшы сыйфатлы орлык чәчеп, аны яхшылап карап торганлыктан, уңыш әнә шулай мулдан булды, һәр гектардан 200 центнердан артык уңыш чыга, бу инде уртача район күрсәткеченнән югарырак. Агрофирмада силосның сыйфаты да яхшы - ул тиешле таләпләргә җавап бирә.
Силос салуның яңа технологиясе аны яхшы итеп сакларга ярдәм итәчәк. 3000 тоннага якын силос хәзер траншеяларга салынган, калган өлеше өемнәрдә сакланачак. Монда махсус пленка кулланалар, тыгызланган массаны 4-5 метр саен тулысынча ябалар. Консервация өчен шул ук препаратлар кулланыла. Монда экономия күзгә күренеп тора.
Сенаж да нәкъ шушы ук технология буенча салына. Биредә барлыгы 8000 тоннадан артык сенаж хәзерләнгән. Сенажга күпьеллык үләннәр, нигездә люцерна салына. Үткән ел 500 гектарга якын мәйданда һәм быел да шулкадәр үк җиргә люцерна чәчкәннәр. Агрофирмада люцерна чәчүнең махсус программасы эшләнгән, ул ел саен 200 гектар мәйданга артып барачак. Быел икенче тапкыр чапкан люцерна сенаж запасын тагын 2000 тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Агрофирмада терлек азыгы запаслары печән исәбенә дә артачак, быел ул 800 тоннага якын тупланды. Эшчеләргә хезмәт хакы исәбенә 650 тоннага якын печән бирелгән.
-Элеккеге гадәт буенча терлек азыгын зур запас белән тупларга тырышабыз, чөнки елның ничек киләсен белеп булмый. Начар килгән елларда ул запас безгә нык ярдәм итә, - ди агрофирманың башкарма директоры Александр Маркин. - Үзебезгә кирәк булмаса, башкаларга сатабыз. Үткән елдан калган силосны һәм сенажны, мәсәлән, быел ансат кына сатып җибәрдек. Шуңа күрә быел туплаган азык запасы киләсе елга да җитәрлек булыр.
Рәсемдә: С.Ануфриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Болгар Арыш” Силос салу