Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тегермәнчеләр – борынгы һөнәр ияләре

"Спас ХПП" җәмгыяте тегермәнчеләре тәүлегенә 11 тоннага кадәр бодай оны тарттыралар.

Мондагы онны беренче чиратта үз районыбыз һәм башка ипи пешерүчеләр теләп сатып алганлыктан, эш өч сменада оештырылган. Шулай ук онны Казан күмәртәләп сату базалары, Алексеевск районы вәкилләре, Ульяновск ипи пешерүчеләре дә сатып ала.
Бодай оны тарттыру тегермәне дүрт ел гына эшләвенә карамастан, биредә җитештерелгән продукция үзенең яхшы сыйфаты белән танылды.
Ә арыш оны тарттыру тегермәне предприятиедә инде күптән эшләп килә. Онның кирәклегенә карап, хәзерге вакытта монда бер генә смена эшли. Шулай итеп, көненә 5 тоннага кадәр арыш оны җитештерелә. Аны да шул ук ипи пешерүчеләр сатып ала.
Он тарттырганда чыккан көрпәне терлек азыгы итеп файдаланалар. Бу продукцияне авыл фермерлары да, үз хуҗалыкларында терлек һәм кош-корт тоткан шәһәр халкы да сатып ала.
Хәзерге вакытта кулланучылар көрпә кушып пешергән ипине дә теләп алалар. Бу да продукция сату эшенә уңай йогынты ясый.
Он тарттыру өчен чимал яңа уңышка кадәр җитәчәк, шуңа күрә биредә эшнең туктап торганы юк.
Предприятие коллективы оешкан төстә, үз алларында торган бурычны яхшы аңлап, зур җаваплылык белән эшли. Халыкны даими рәвештә икмәк белән тәэмин итү өчен аларның эшендә өзеклек булырга тиеш түгел. Сменаларга җитәкчелек итүче тәҗрибәле эшчеләр яшьләрнең ышанычлы остазлары.
Тегермәнче һөнәре үзенең тарихы белән еракларга барып тоташа. Элек-электән тегермән, анда эшләүчеләр халык арасында бик абруйлы булганнар.
Сменаның өлкән мастерлары Илдар Рәхимов һәм Анатолий Краюшкин үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Алар инде бу предприятиедә берничә ел хезмәт куеп, башкалар өчен үрнәк күрсәтәләр. Тегермәнчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә коллектив үз алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп үти.
Рәсемдә: И. Рәхимов белән А. Краюшкин эш вакытында.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев