Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татьяна көне – студентлар бәйрәме

25 гыйнварда Россия студентлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Ул рәсми рәвештә Россия Президенты Указы белән 2005 елның 25 гыйнварында расланган һәм Россия студентларына турыдан-туры кагылышы булган Татьяна көненә туры килә. 1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна "Мәскәү университетын оештыру турында"гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә, Изге Татьяна исә студентларның яклаучысы булып санала. Шунысын да әйтергә кирәк, борынгы "Татиана" исеме грек теленнән тәрҗемә иткәндә "оештыручы хатын - кыз"дигәнне аңлата.
Бу бәйрәмне бүген төрле уку йортларында белем алучы студентлар, Татьяна исемле барлык хатын-кызлар да көтеп алалар. Һәр гаиләдә дә диярлек әлеге бәйрәм белән котларга мөмкин булган кешеләр бар. Аларның барысына да уңышлар, исәнлек һәм бәхет телисе килә. Әлбәттә инде, бу көнне котлау сүзләрен Спас тармак технологиясе техникумы студентлары Елена Журавлева, Ксения Корнеева, Анастасия Федонина белән Алия Низамовага да ирештерерләр. Кызлар "Кунакханә сервисы" белгечлеге буенча белем алалар.
Аларның төркеме тәҗрибә рәвешендә тупланган. Бер ел эчендә кызлар шәһәрдәге беренче урта мәктәп базасында 10 һәм 11нче классны тәмамлаган. Бу уку елында исә техникумда шөгыльләнәләр. Студентларның сүзләренә караганда, аеруча "Кунакханә индустриясе","Менеджмент", "Экскурсия" һәм башка махсус фәннәр зур кызыксыну тудыра. Кызлар тырышып укыйлар, техникумдагы җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. Бөтенроссия конкурсында призлы урынны алганнар, олимпиадаларда катнашканнар, спортны яраталар.
Әле күптән түгел генә Елена, Ксения, Анастасия, Алия һәм Ирина Тегулева Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, икенче дәрәҗәле дипломга лаек булганнар.
Диплом алгач, кызлар үз белгечлекләре буенча туристлар комплексында эшләргә җыеналар. Моннан өч ел элек техникумда шундый ук төркемдә белем алган студентларның күбесе бүген республикабыз башкаласында туристлык тармагында эшлиләр.
Бу кызларның да хыяллары чынга ашар, дип ышанасы килә. Чөнки алар барысы да тырыш, киләчәккә өмет белән карыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев