Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тарихка – олы хөрмәт белән...

Узган җомга көнне Болгарда Халыкара археология тикшеренүләр үзәге бинасына презентация ясалды, бу бина борынгы шәһәрдә археологик тикшерү эшләре алып баручылар өчен төзелде һәм күптән түгел генә ачылды.

Владимир Корнилов

Бу чарага музей-тыюлыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Югары кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршы алып озатып йөрде.

Башта кунаклар күптән түгел файдалануга тапшырылган, Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалында булдылар, аннары электромобильләргә утырып Истәлек билгесе бинасы янына килделәр. Шулай ук Җәмигъ мәчетне карадылар. Халыкара археология тикшерүләр үзәге янында аларны традиция буенча ипи-тоз һәм чәк-чәк тотып каршы алдылар.

- Соңгы вакытта археология тикшерү эшләре алга таба зур адым ясады, - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. - Без алдынгы алымнарны өйрәнәбез, дөньякүләм дәрәҗәсендәге белгечләр белән эшлибез. Бүгенге көндә археологларга эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылуы - ул зур алга китеш...

Ул илебездә тиңе булмаган археология үзәген төзүдә спонсор ярдәме күрсәткән "Газпром" җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Аларның ярдәме белән үзәктә фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган.

- Без ил тарихына олы хөрмәт белән карыйбыз, шуңа күрә төрле проектларда, шул исәптән Болгарда чит ил белгечләрен кызыктырырлык үзәк төзүдә дә, актив катнашабыз, - дип билгеләп үтте үзенең җавап сүзендә Алексей Миллер. - Монда эшләүче белгечләргә тарих серләрен ачсыннар, аларның ачышлары кешеләр арасында безнең тарихыбыз белән кызыксыну уятуын телим...

Быел Болгарда берничә урында зур казу эшләре алып барыла. Анда Казан, Мәскәү, Ростов, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдән килгән белгечләр эшли. Табылган материлларны урнаштыру, аларны эшкәртү өчен биредә кирәк булган барлык шартлар да тудырылган. Аш-су хәзерләү, яшәү өчен бүлмәләр дә бик уңайлы.

Бу объектның әһәмиятен Дәүләт киңәшчесе дә билгеләп үтте. "Газпром" җәмгыятенең тырышлыгы нәтиҗәсендә бүгенге көндә челтәрле газ белән республикабызның барлык торак йортлары һәм җитештерү объектлары тәэмин ителүен ассызыклап үтте. Татарстан - халыкның йөз проценты газ белән тәэмин ителгән төбәкләрнең берсе, газ хәтта Свияжск утравына да кертелгән...

Борынгы һәйкәлләрне яңартуга зур өлеш керткән кешеләргә Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне яңартуның республика Фондыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Алексей Миллер, "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ Генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар бар.

Визит ахырында кунаклар Ак мәчетне һәм Икмәк музеен карадылар.

Рәсемдә: югары кунаклар археологик тикшеренүләр үзәге янында.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев