Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сталинград сугышында катнашкан

Ямбакты авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград янындагы каты сугышларда катнашкан Рәүф Насыйбуллин янында күптән түгел район башлыгы Камил Нугаев булып китте. Ул ветеранны Сталинград бәрелешенең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлап, бүләк тапшырды. Әңгәмә вакытында күп хатирәләр яңартылды...

Тәлгат Җамалетдинов.
"НЖ".
Узган ел ахырында Рәүф Насыйбулла улы 92 яшен тутырган. Яше шактый булса да, ул әле бирешми. Элеккечә җитезлеген дә югалтмаган, уен-көлке ярата, иртәгәсе көнгә ышаныч, өмет белән карый. Аның янында җирле мәктәп укучылары еш булып, сугыш турында хатирәләрен тыңларга яраталар.
Фронтка ул егерме яшендә алынган. Фашистларның барлык гаскәрләре Сталинград янында туплангач, ул хезмәт иткән частьне дә каты сугышлар барган җиргә күчерәләр.
Күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде, дип сөйли Рәүф абый. Корал тутырган авыр ящикларны җилкәдә күтәреп ташырга, разведкага йөрергә, хәтта агачка сөялгән килеш кенә йоклап алырга да. Солдат тормышы шундый инде ул. Авырлыкларны зарланмыйча гына ерып чыксалар да, иңгә-иң куеп сугышкан якын дусларын югалту бик кыен булган...
Идел буендагы бөек бәрелеш алты ай дәвам иткән. Сугышлар бик каты һәм канкойгыч булган. Аларның берсендә, Котельниково станциясе янында, Рәүф Насыйбулла улы янында ук авиабомба шартлый, солдатны шартлау дулкыны бер читкә атып бәрә. Могҗиза белән генә исән калса да, күзләренә зыян килә. Ростов-на-Дону шәһәре госпиталендә озак вакыт дәваланганнан соң, солдат сафка әйләнеп кайта.
Рәүф Насыйбулла улы күп шәһәрләрне азат итүдә катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән. Өенә ул 1947 елда әйләнеп кайткан. Башта Болгар промкомбинаты директоры урынбасары вазифасын башкара, соңрак Ямбакты сөт заводы директоры була, Әҗмәр балык питомнигы төзелешендә катнаша, нефтебаза мөдире булып эшли, шул урыннан 65 яшендә лаеклы ялга китә. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булганга, әлегә кадәр якыннарының һәм туганнарының җан җылысын, даими игътибарын тоеп яшәгәнгә күрә, үзен бәхетле кеше дип саный. Сугышчан бүләкләрен кадерләп саклый, алар арасында Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр бар.
Боларның барысы да аның Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәвенә дәлил булып тора.
Иңгә-иң куеп гомер юлын бергә үткән тормыш иптәше былтыр вафат булган. Хәзер ул кечкенә генә йортында берүзе яши. Өлкән яшьтә булуы, сугышта күргән авырлыклары аркасында сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Күптән түгел ул Казандагы госпитальләрнең берсендә дәваланып кайткан. Шуңа карамастан, ветеран күңел күтәренкелеген югалтмый, үз тормышыннан канәгать булып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев