Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас сайлаучылары Путинга ышана

Узган якшәмбедә, 4 март көнне, киеренке сайлау алды көрәшенә нокта куелды. Башка сайлаучылар кебек, Спас районы сайлаучылары да Россия Федерациясе Президентын сайладылар.

Иң беренче бу сайлауларның бик актив узуын билгеләп үтәргә кирәк. Тавыш бирүдә район халкының 98 проценттан артыгы катнашты. Исемлекләргә 15998 сайлаучы кертелгән иде, тавыш бирү көнне тавыш бирү урыннарында - 14871, башка урыннарда 824 бюллетень бирелде. 22 бюллетень гамәлдән чыккан дип табылды.

Шәһәрдәге һәм авыл сайлау участокларында иртә белән үк зур җанлану сизелә иде. Сайлаучылар үзләренең гражданлык бурычын мөмкин кадәр иртәрәк башкарып, үзләре сайлап алган кандидат өчен тавыш бирергә ашыктылар.

Узган сайлаулардагы кебек, биш участокта электрон тавыш бирү кулланылды, Отрада, Гусиха, Үрнәк, Тукай һәм Иске Рәҗәп авылы халкы тагын бер тапкыр бу процедураны үтте. Хәзер инде аларның бу юнәлештә тәҗрибәсе бар. Билгеле булганча, яңа алымның бернинди кыенлыгы юк, ә бу алдан күпләрне куркыткан иде.

Бу сайлаулар барышында бер яңалык кертелде - барлык сайлау участокларында видеокамералар куелды, тавыш бирү процедурасын ачык күренеп торды.

Безнең хәбәрчебез бу көнне кайбер сайлау участокларында булды. Мәсәлән, Красная Слободада төш вакытына кадәр авыл халкының барысы диярлек таввыш биреп өлгерде. Алар арасында ветераннар да, эшләүче халык та, яшьләр дә җитәрлек. Ике сайлаучы сайлауларда беренче тапкыр катнашты. Ширбәт авылында яшәүче ирле-хатынлы Колосовскийлар гаиләсе дә сайлаулардан беркайчан читтә калмыйлар. Бу юлы да алар тавыш бирүдә катнаштылар.

Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Россия Федерациясе Президентына кандидатлар арасында тавышлар түбәндәгечә бүленде:

Реклама

Владимир Жириновский - 43 тавыш, яки 0,43 процент;

Геннадий Зюганов - 199 тавыш, яки 1,27 процент;

Сергей Миронов - 187 тавыш, яки 1,19 процент;

Михаил Прохоров - 45 тавыш, яки 0,29 процент;

Владимир Путин - 15199, яки 96,84 процент тавыш.

Бу саннар халыкның иртәгәсе көнгә өмет белән каравы турында сөйли. Барыбыз да җәмгыятьтә тотрыклылык, тынычлык булсын, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәгенә яхшы булсын дип тели. Сайлаган Президентыбыз халыкның ышанычын аклар, җәмгыятьтә барган уңай үзгәрешләрне дәвам иттерер һәм илебезне үстерү өчен көчен кызганмас дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар

2
X