Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Сәләт”– Болгарда кунакта

Дүшәмбе көнне Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында балалар "Сәләт" лагерының чираттагы сменасы ачылды.

Балалар Болгарда 17 июльгә кадәр булачак, аннары гә китәләр, традиция буенча смена монда дәвам итә.

Быел лагерь бөтен Татарстаннан иң сәләтле 200 баланы үзенә җыйды. Безнең районнан да лагерьда 36 бала ял итә.

Смена ачылу белән балаларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов котлады. Алар балаларның яхшылап ял итүләрен, көч җыюларын, тарихи урыннар белән әйбәтләп танышуларын теләделәр.

Лагерьда ял иткәндә балалар борынгы Болгарны өйрәнәчәк, төрле интеллектуаль уеннарда, спорт ярышларында катнашачаклар. Биләргә алар бию группасы һәм спорт командалары әзерләргә тиеш, чөнки укучыларга Яр Чаллы, Бөгелмә, Биектау һәм республиканың башка районнарыннан килгән сменалар белән ярышырга туры киләчәк.

Укучыларга рәхәтләнеп ял итүләрен телибез, барлык эшләрендә иҗади уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар смена “Сәләт” Биләр