Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәребезнең ике гасырдан артык тарихы бар

Узган шимбә көнне шәһәребездә Спас-Куйбышев-Болгар шәһәренең төзелүенә 232 ел тулуга багышланган бәйрәм булды.

Владимир Корнилов

Кояшның беренче нурлары белән үк шәһәр урамнарында җанлану сизелде. Иртә таңнан базар мәйданында ярминкә гөрләп торды. Монда нәрсә генә юк иде! Район мәктәпләре үз участокларында үстерелгән яшелчәләр, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр, кайбер шәһәр предприятиеләре бал, яшелчәләр, ит һәм сөт ризыклары, ашлык, башка бик күп продукция белән сату иттеләр. Шулай итеп, һәр кеше җаны теләгән әйберләр сатып алды.

Төштән соң бәйрәм шәһәрнең үзәк мәйданында дәвам итте. Тамашачылар алдында шәһәр мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгыш ясады. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ә Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар һәм мавыктыргыч конкурслар үткәрде. Иң кечкенәләр өчен төрле аттракционнар һәм балалар мәйданчыгы эшләде. Ул кичкә кадәр шау-гөр килеп торды.

Спорт мәйданчыклары футбол, пуля белән ату, бадминтон, шахмат, бильярд буенча бәйгеләр күпсанлы спорт сөючеләрне һәм тамашачыларны үзенә җыйды.

Бу вакытта район Мәдәният йорты янында бәйрәм тантанасына әзерләнүчеләр мәш килде. Тиз генә сәхнә ясап, үзешчән артистлар үз чыгышларына әзерләнделәр. Бәйрәмгә килгән халык шәһәр тарихын яктырткан кызыклы күргәзмәләр белән танышты. "Истәлекле урыннар" конкурсында катнашучыларның фотоэшләре дә халыкның игътибарын җәлеп итте, шулай ук "Осталар шәһәре" һәм бакча нигъмәтләреннән торган күргәзмәләргә карап сокландылар. Халык осталарының фантазиясенә, кул астында булган материаллардан гаҗәеп әйберләр ясый белүчеләрнең талантына шаккатмый мөмкин түгел иде. Төрле яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән, табигый материаллардан әллә нинди хикмәтле әйберләр балаларның да, олыларның да игътибарын үзенә җәлеп итте.

Менә көтеп алган минутлар килеп җитте, фанфара тавышлары бәйрәм башлануын белдерде. Татар халык бию көенә сәхнәгә яшь биючеләр чыкты. Аннары вәзирләре белән Болгар ханы чыгып, ничек итеп моннан ерак гасырлар элек Идел буеның иң матур урынында башкаласы белән бергә үз дәүләтен төзергә карар бирү турында хәбәр итте...

Борынгы дәүләтнең барлыкка килүе, үсеше һәм юкка чыгуы мавыктыргыч итеп күрсәтелде. Сәхнәдә Болгарга килеп, һәйкәлләрне саклау турында Указ биреп калдырган Петр I һәм Екатерина II, хәтта бер ел элек Болгарга килгән Россия Президенты Владимир Путинны башкарган артистлар да үз сүзләрен әйттеләр. Алар халыкны бәйрәм белән котлап, шәһәребезне кадерләп сакларга кирәклеген әйттеләр.

Шәһәр халкын һәм кунакларны Спас районы башлыгы Камил Нугаев җылы котлады. Ул соңгы елларда ирешкән уңышларны яктыртып үтте, киләчәккә план нар белән таныштырды. Шәһәрдә торак төзелеше, йортларга һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау дәвам итә, диде зур канәгатьлек белән. Озакламый йөзү бассейны һәм башка спорт объектлары төзи башлыйбыз дип, халыкны шатландырды.

- Киләчәккә планнарыбыз зурдан безнең, - диде район башлыгы. - Бергәләшеп тотынсак, без теләсә кайсы авырлыкны җиңеп, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга сәләтле...

Реклама

Традиция буенча, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе бәйрәм алды конкурсларында уңышка ирешкән җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Иң яхшы шәхси йорт" номинациясендә Кәримовлар гаиләсе бүләккә лаек булды. Шәһәр оешмалары арасында быел иң яхшысы дип - Спас коммуналь челтәрләре, мәктәпләр арасында - 2нче шәһәр мәктәбе, балалар бакчалары арасында "Родничок" бакчасы территориясе табылды. "Хезмәт династиясе" номинациясендә бүләкне быел Никитиннар гаиләсенә тапшырдылар. Аларның гомуми педагогик стажы бүгенге көндә 80 елдан артык тәшкил итә! Вера белән Юрий Кобенячкиннарны алтын туйлары белән котладылар һәм шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә Евгения белән Алексей Кудряковлар, Елена һәм Роман Демановларның гаиләсе әле яңа гына төзелде һәм алдагы парның гаилә тормышы алар өчен үрнәк булыр, дип ышанасы килә.

Шәһәребезнең иң өлкән яшьтәге кешеләре дә бу бәйрәмдә игътибардан читтә калмады. Аерым алганда, тиздән Клавдия Фроловна Кузнецова 98 яшен тутырачак! Ә Елена белән Александр Усовлар гаиләсендә бәйрәм алдыннан гына икенче кызлары дөньяга килгән. Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне шәһәребезнең данын республика һәм Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелгән ярышларда, фестивальләрдә, концертларда, ареналарда, спорт мәйданнарында яклаучы спортчыларыбыз һәм үзешчән артистларыбыз хөрмәтенә дә җылы сүзләр күп булды. Безнең һәрберебез шәһәребезне киләчәктә тагын да ямьләндерү, аның үзенчәлекле матурлыгын киләчәк буыннарга саклау өчен тырышырга тиеш.

Бәйрәмдә үзәк мәйданда сәүдә гөрләп барды, төрле аттракционнар эшләде, дуслар һәм хезмәттәшләр очрашты, һәр адымда кешеләр бер-берсен котлап, иң изге теләкләр җиткерделәр.

Концерт программасына таныш үзешчән артистларның да, сәнгатьтә яңа гына катнаша башлаган йолдызчыкларның да чыгышлары кертелгән иде. Ветераннар хоры, концертның иң яшь катнашучысы, туган шәһәре турында шигырь сөйләгән Стелла Марянинаны, Азалия Бакированы, Татьяна Аристованы, Алена Тимофееваны, Александра Горячкинаны, Хатирә Габделганиеваны, Дарья Зуйкованы, Ксения Молодованы, "Хәрәкәт" бию коллективын һәм башкаларны тамашачы кайнар алкышлар белән каршылады.

Бәйрәм ахырында мәйданда алы-гөлле фейерверк утлары балкыды. Аннары яшьләр өчен дискотека башланып китте. Бәйрәм озак дәвам итте.

Бәйрәмгә килгән һәр кеше күтәренке кәеф, яңа эш атнасына җитәрлек күңел күтәренкелеге белән таралышты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X