Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрдә яңа мунча төзелә

"Спасагрострой" җәмгыяте март ае башында шәһәрдә мунча төзү эшен яңадан башлады.

Мунчаны моннан берничә ел элек төзи башлаганнар иде, әмма акча булмау сәбәпле, эш тукталып калды. Быел әлеге мөһим объектны торгызу өчен 15 миллион сум акча бирелде. Сентябрь азакларында мунча инде файдалануга тапшырылырга тиеш.
Шәһәрнең Пионер урамында төзелүче бу бина 16 юыну урынына исәпләнгән. Яңа мунча искесеннән (аның хезмәтеннән әле дә булса файдаланалар) күпкә аерылып торачак. Бүген биредә вентиляция юлларын төзиләр, озакламый түбәсен ябуга керешергә тиешләр. Төзелеш материалларына кытлык булмаячак, Василий Субботкин җитәкчелегендәге бригада иртәдән кичкә кадәр кирәкле эшләрне башкара. Шунысын әйтергә кирәк, бу коллектив шәһәрдә байтак яңа биналар төзеде, искеләренә капиталь ремонт ясады.
Узган ел, мәсәлән, алар тузган торакны бетерү программасы нигезендә, яңа йортлар төзеделәр. Шулай ук әлеге коллектив тырышлыгы белән шәһәрдәге 1нче урта мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде. Төзүчеләр үзләренә тапшырылган бурычның мөһимлеген тирән аңлыйлар.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Василий Субботкин, Владимир Карпеев, Николай Елатин, Василий Кобелев, Булат Габделкаюмов; мунчаның гомуми күренеше.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев