Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәхнәдә – төсләр балкышы

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан район Мәдәният йортында үткән "Без - бердәм гаилә" традицион фестивальдә төрле милләт вәкилләре катнашты.

Марина ЗАЙЦЕВА
Фестиваль программасына Бөек Ватан сугышы темасы кертелүе аеруча зур әһәмияткә ия. Җиңүнең ни барәбәренә бирелүен барыбыз да яхшы белә, бары тик халыклар бердәмлеге аркасында гына җиребезне афәттән саклап калдык. Дмитрий Шеронов (Аграмак авылы) белән Инна Антипина (Ким поселогы) башкаруында "Сугыш" һәм "Ал офыклар" композицияләре яу кырында мәңгелеккә ятып калучыларның якты истәлегенә багышланды. Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары Рифат Миндубаев, Алия Хәмидуллина һәм Илназ Гатауллин "Кичер әнкәй, яу кырыннан кайта алмадым" театральләштерелгән өзек әзерләгәннәр. Ватан алдында үз бурычын үтәгән гади солдатның батырлыгы беркайчан онытылмас…
Ямбактыдан килгән "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле артистлары татар биюен башкардылар. Бу авылның "Салават күпере" хореография коллективы чыгышын да тамашачылар яратып карадылар.
Полянкадан Холмирзоевлар чыгышы концертка үзенчәлекле ямь өстәде. Зөлфия һәм Рөстәм Холмирзоевлар үзбәк җырлары һәм биюләре башкарганда тамашачылар аларга көч һәм дәрт өстәп кул чаптылар. Төрле мәдәни чараларда бик теләп чыгыш ясаучы Холмирзоевларның һәр чыгышын игътибар белән күзәтеп баралар.
Екатериновка авылыннан Римма Вәлиева белән район Мәдәният йортыннан Гүзәл Марянинаның башкорт һәм әрмән биюләрен дә көчле алкышларга күмделәр. Ә менә чуаш халкы сәнгате белән Иж-Борискинодан килгән "Мерчен" фольклор коллективы таныштырды. Балалар сәгать мәктәбенең татар һәм рус биюләрен оста итеп башкарган "Булгарочка" хореография коллективы, Вожидан "Забавушка" ансамбле һәм Йолдыздан килгән Динә Җамалиева чыгышларын да тамашачылар яратып карадылар.
Район Мәдәният йортының "Движение", Иске Рәҗәптән "Изге ай" иҗат коллективлары чыгышлары фестиваль программасын тагын да тулыландырды, тамашачыларда җылы хисләр калдырды.
Тамашачылар Урта Йорткүл, Иске Рәҗәп, Ямбакты авыллары Мәдәният йортларының тулы состав белән сәхнәгә чыгуларына игътибар итми калмагандыр. Монда беренче чиратта аларның директорлары һәм үзешчән сәнгать җитәкчеләре Сарыйм Насыйбуллин, Резедә Каюмова һәм Фәнзилә Гыйльфанова, Рәмзия Насыйрова һәм Рәдиф Шәфигуллинның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Никольск авылы Мәдәният йорты каршында "Забава" вокаль ансамбле байтак еллардан бирле эшли, ансамбльнең репертуарын күбесенчә халык җырлары тәшкил итә. Алар осталыкларын фестивальдә тагын бер кат күрсәттеләр. Тамашачылар "Сударушка" (Кузнечиха), "Веснушка" (Антоновка) фольклор коллективлары, Наталья Трифонова (Куралово), Виктория Стрижова (Антоновка), Ольга Лобанова (район Мәдәният йорты), Надежда Малафеева (Никольск), Галина Сесина (Бураково), "Болгар чишмәсе" ветераннар хоры чыгышларына югары бәя бирделәр.
Иске Рәҗәптән Камилла Хәмидуллина, "Айгөл" вокаль дуэты, Ямбактыдан Айсылу һәм Алия Игъламова, Диләрә Сафина, Көектән Динә Габидуллина, Красная Слобода авылыннан "Балачак" төркеме чыгышларын җылы каршыладылар.
Зур һәм тату гаиләдә генә әнә шундый төсләр балкышы күңелләрне нурга төрә ала, диде сәхнәдә чыгыш ясаучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. Ул фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм чәк-чәк тапшырды, һәр коллективка, аерым чыгыш ясаучыларга исәнлек, иҗади уңышлар теләде.
Рәсемнәрдә: Ольга Лобанова һәм биючеләр коллективы; Камилла Хәмидуллина җырлый; Виктория Стрижова чыгышы; «Зөбәрҗәт» фольклор бию коллективы; «Айгөл» дуэты чыгышы тамашачыларга бик ошады; Дмитрий Шеронов яраткан җырын башкара.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев