Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабан һәм җыр бәйрәме

Узган атнада Рабига күле буенда традицион Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Ул үзенең тамырлары белән чал гасырларга барып тоташса да, әлегә кадәр яшь, күңелле булып кала.

Владимир Корнилов.
«НЖ».
Язгы кыр эшләре тәмамланып, печән өсте башланганчы, игенчеләрнең рәхәтләнеп күңел ачып, үзләренең уңган-булганнарын күрсәтергә, җәйнең җылы көннәре белән хозурланырга бераз вакыты кала. Безнең зирәк ата-бабаларыбыз боларның барысын да бер бәйрәмгә - Сабан туена берләштергән. Татар халкының милли бәйрәме инде күптән бернинди чикләре булмаган милләтара бәйрәмгә әверелде. Бу чын мәгънәсендә халыкара һәм уртак бәйрәм.
Иртә таңнан башлап, мәйданда әзерлек эшләре барды. Сәүдә итүчеләр үз товарларын мөмкин булганча әйбәтрәк итеп күрсәтергә тырыштылар. Үзешчән артистлар халыкны үзләренең җыр-биюләре белән сокландыру өчен сәхнә тирәсенә җыелды. Спорт ярышларын оештыручылар иң көчле һәм җитез көрәшчеләр өчен мәйданчыклар ясадылар. Күл буенда төрле күңел ачу аттракционнары әзерләнеп бетте, ә бераз читтәрәк балалар Сабантуе мәйданы оештырылды. Барысы да үз тәртибе белән барып, бөтен яктан музыка, көлү тавышлары ишетелеп торды, халык ел буе түземсезләнеп көтеп алган бәйрәмнең башлануын көтте.
Беренче сәламләү сүзләреннән соң, Сабантуй тасмасын кисү хокукы район башлыгы Камил Нугаевка, "Мөхәммәтов"хуҗалыгы механизаторы Равил Йосыповка, тармак технологияләре техникумы студенты Антон Тимонинга бирелде. Мәйданда Республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан, чит төбәкләрдән килгән кунаклар күренде. Алар арасында РФ финанс-бюджет күзәтчелеге Федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Әнәс Адыев, Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйков, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, "Элитные семена Татарстана" ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире, Спас районы якташлыгы рәисе Камил Сәгъдәтшин, Россия федераль антимонополия хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Геннадий Спирчагов һәм башкалар бар иде.
Традиция буенча, башта язгы чәчү алдынгыларын сәламләделәр. Марш тавышы астында мәйданга атказанган механизаторлар да, яшь булуларына карамастан, кыр эшләрендә яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм иң яхшы игенче дигән мактаулы исемгә лаек булган егетләр дә чыкты.
Тармак технологияләре техникумы укучылары мәйданга Сабан туе символы - сабан алып чыгып, аны пьедесталга куйдылар. Аннары барысы да техникумның производствога өйрәтү мастерлары һәм укытучылар Александр Иванушкин, Әнвәр Ибраһимов, Николай Филиппов һәм башкаларны җылы сәламләделәр. Ә мәйданга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Болгар шәһәренең флагларын алып чыгу хокукы безнең районның данын яклаган спортчыларыбызга бирелде. Аларны барысы да көчле алкышлар белән каршыладылар. Спортчылар дзюдо һәм армия кул көрәше алымнарын күрсәткәч, бу алкышлар тагын да көчәйде.Мактаулы кунакларга, шулай ук кыр батырларына милли костюмнар кигән егетләр һәм кызлар тардицион ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз иттерделәр. Үзешчән артистлар милли биюләр башкарды. Бу күңелле чараларга хәтта аз гына явып үткән яңгыр да комачауламады.
Район башлыгы барысын да бәйрәм белән котлап, игенчеләребезгә хөрмәт күрсәтү йөзеннән монда килү өчен вакыт тапкан кунакларның барысына рәхмәт белдерде.
- Авыл халкының тормышы беркайчан да җиңел булмады, - дип билгеләп үтте Камил Әсхәт улы. - Проблемалар бүген дә җитәрлек, тик без язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләдек, хәзер инде терлек азыгы әзерләргә кирәк. Райондагы хәлләрнең төрлечә булуы гына кыенлык тудыра. Каядыр яңгырлар күп яуды, ә каядыр бөтенләй булмады диярлек. Шуңа карамастан, авыл хезмәтчәннәре катлаулы хәлдән чыгу юлын табып, яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип ышанам...
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халыкка Әнәс Адыев, ә Ульяновск халкы исеменнән - Геннадий Спирчагов мөрәҗәгать итте. Ә Сабантуй флагын күтәрү хокукы 2012 елның кыр батырлары - "Болгар Арыш" ЯАҖ механизаторы Раил Хәйруллин, "Булгар "Востокзернопродукт" җәмгыяте механизаторы Илгиз Габдрахманов һәм тармак технологияләре техникумы укучысы Артём Сәетовка бирелде.
Иң алдынгы игенчеләргә беренче дәрәҗә дипломнар, кыр батырының ал лентасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында "Планин" хуҗалыгы механизаторы Сергей Макаров, "Мөхәммәтов Ф. В" хуҗалыгы механизаторы Равил Юсупов, "Юрков" хуҗалыгыннан Владимир Пигалёв һәм башкалар бар.
Район предприятие һәм оешмалары арасында үткәрелгән спартакиадада катнашучыларны да котларга онытмадылар. Аларга шулай ук дипломнар, ә җиңүчеләргә - район үзәк хастаханәсе, МЧС бүлеге, мәгариф бүлеге коллективларына медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
Аннары исә күңел ачу программасы башланды. Халык ипподромда атлар чабышын, районның үзешчән артистлары, Казаннан килгән популяр җырчы - Татарстанның атказанган артисты Вил Усманов, "Ворожея" ансамбле кызлары чыгышын рәхәтләнеп карады. Тамашачылар да артистларга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Моннан тыш, тирә-якта төрле аттракционнар эшләде, балалар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Киеренке ярышлар һәм бәхәсләрдән соң ат чабышында җиңүче дип "В. Исаков" КФХсыннан чыгыш ясаган "Флагшток" айгыры белән Рафик Сафин, "Болгар Арыш"тан "Записка" аты белән Александр Кузнецов һәм "Спас ХПП"дан "Геральдика" аты белән Дания Галимҗанова табылды. Җиңүчеләргә туңдыру камералары тапшырылды.
Спорт мәйданында аркан тартышу, гер күтәрү, шахмат, капчыклар белән сугышу буенча бәйгеләр барды. Билгеле инде, һәр елдагыча татарча көрәш мәйданы тирәсенә дә халык хәйран җыелган иде. Үз авырлык үлчәүләрендә җиңүче булып: егетләр арасында 40 килограммга кадәр - Раил Сәгыйров (Болгар), 50 килограммга кадәр - Ришат Сәгыйров (Болгар), 60 килограммга кадәр - Айрат Мазаев (Чәчәкле); 70 килограммга кадәр - Илнар Галимов (Чәчәкле), 80 килограммга кадәр - Илмир Мусин (Болгар), 80 килограмман артык авырлык үлчәвендә Илнур Хөсәенов (Чәчәкле) табылды.
Сабантуйның иң зур бүләге - тәкә өчен көрәш тә киеренке барды. Келәмгә Чәчәкле авылыннан бертуганнар - абыйлы-энеле Илшат һәм Илнур Хөсәеновлар чыкты. Көчләре бер чама булса да, Илнур абыйсын җиңде. Бәйрәмнең күптән килгән традициясе буенча, Сабан туеның төп бүләге - тәкәне аңа тапшырдылар!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X