Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем өчен файдалы проект

Болгарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган “Безнең ишегалды” проекты буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән фикер алышулар дәвам итә.

Узган атна азагында, мәсәлән, Дзержинский урамындагы биш йортта яшәүчеләр белән очрашу булды. Анда район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Александр Чубаров, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның ышанычлысы Михаил Тюленев катнашты. Ә бу атна башында Вахитов урамындагы 66, 43нче, Хирург Шеронов урамындагы 15нче йортта яшәүчеләр белән Камил Нугаев, Александр Чубаров һәм Михаил Тюленев очрашты. Очрашуларда шулай ук идарәче компания, коммуналь хезмәтләр, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте вәкилләре, район һәм шәһәр җитәкчеләре катнашты.
Шәһәрлеләргә проектның нидән гыйбарәт булуы, күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү, шул исәптән утыргыч, беседкалар урнаштыру, өстәмә яктырткычлар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, башка кече архитектура формалары кую, яшелләндерү буенча ниләр эшләнәчәге турында сөйләделәр. Территорияләрне төзекләндергәндә халыкның тәкъдиме дә исәпкә алыначак.
– Боларның барысы да сезнең өчен булдырыла, – диде Александр Чубаров, – димәк, уртак эштә сез дә актив катнашырга тиеш...
Йортларда яшәүчеләр, мәсәлән, балалар мәйданчыклары, тренажерларны кайда урнаштырырга кирәклеген схемада үзләре сызып күрсәтте, йортларга керү юлларын төзекләндерү, чүп-чар түгә торган контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерү буенча да тиешле тәкъдимнәр әйтелде. Соңыннан бу киңәш-тәкъдимнәрнең барысы да проект әзерләү өчен ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгына җибәреләчәк. Проект әзер булгач, йортларда яшәүчеләрне аның  белән яңадан таныштырачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев