Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәхәтен күрергә насыйп булсын

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада райондагы өч авылның социаль-мәдәни тормышында шатлыклы вакыйга булды: Антоновкада яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды, моннан соң гусихалылар да юлсызлыктан интекмәячәк, Иске Рәҗәптә заманча Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Антоновкада әүвәл участок хастаханәсе булган, соңыннан фельдшер-акушерлык пункты итеп калдырылган бу бина күптән искергән: нигез ташлары иңүдән стеналарында ярыклар хасил булган, кышын никадәр генә җылытсаң да, бүлмәләр тиз суына. Тишек-тошыкны күпме генә ямасаң да, искене яхшырта алмыйсың. Шуңа күрә, авылда яңа бина төзү мәсьәләсе күптән кузгатыла. Ниһаять, антоновкалыларның теләге чынга ашты. Биредә махсус программа нигезендә төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
- Бүген сезнең авылда бәйрәм, - диде тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев. - Бу сәламәтлек саклауны үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында безнең районда төзелгән беренче дәвалау учреждениесе.
Моның өчен республикабыз Президенты һәм хөкүмәтебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә…
Төп подрядчы - Сувар "Б" җәмгыятенең төзелешне әкияттәге кебек, ун көн эчендә тәмамлавына ышанып бетәсе дә килми. Ничек барысына өлгерделәр икән, дип гаҗәпләнәсең. Буяу исе аңкып торган ФАПта медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Кар аклыгыдай дивар һәм түшәм, пластик тәрәзәләр, кафель идән, заманча яктырткычлар - болар барысы да кешеләргә җайлы булсын өчен эшләнгән. Пунктның үз автоном котельные бар, биредә һәрчак җылы. Моннан тыш, бәдрәфе дә бар, краннан өзлексез кайнар һәм салкын су килеп тора, дарулар саклау һәм башка максатлар өчен суыткыч сатып алынган. Балалар һәм зурларны кабул итү бүлмәләре кирәкле җайланмалар белән тәэмин ителгән.
- Кешеләргә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш, - дип ассызыклады республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов. - Моның өчен хәлдән килгәннең барысы да эшләнергә тиеш. Безнең җәмгыятебезгә сәламәт кешеләр кирәк…
Ул шулай ук Антоновка фельдшер-акушерлык пункты базасында озакламый табиблык амбулаториясе ачылачагы һәм биредә авыруларны терапевт кабул итәчәге, 2013 елда безнең районда тагын бер пункт төзеләчәге турында да әйтте. Якын киләчәктә Кузнечиха һәм Куралово амбулаторияләренә капиталь ремонт ясау планлаштырыла, аларга «ашыгыч ярдәм» машиналары бирелергә тиеш.
Тантанада катнашучыларны шулай ук республиканың Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев та котладылар. Ф.Вәлиев ФАП коллективына телевизор бүләк итте һәм өч көн эчендә тротуарга асфальт түшәргә вәгъдә бирде.
Кунакларны Гусиха халкы ипи-тоз белән каршылады. Федераль әһәмияткә ия булган олы юлдан авыл эченә сузылган асфальт юл өлешен ачу тантанасына хәтта авылның олы яшьтәге кешеләре дә килгән иде.
- Бу юлның рәхәтен күреп яшәгез, - диде Сергей Тюнев авыл халкына мөрәҗәгать итеп. - Хәзер елның теләсә кайсы фасылында машина белән капка төбенә хәтле кайтып туктый аласыз…
Табадай тигез юл, күп еллардан бирле авыл кешеләренең бәгырен корыткан проблеманы җайга салу белән бергә, Гусиханың элекке данын кайтарырга да ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Тантанада чыгыш ясаучылар да шул фикерне куәтләде. 2,2 чакрым тәшкил иткән бу юл да федераль программа нигезендә төзелгән. Сүз дә юк, кыйммәткә төшкән, әмма кешедән кыйммәтрәк берни юк. Гусихалыларның да кешечә яшәргә хакы бар. Яхшы юл ул әле авылның киләчәге булуын да онытырга ярамый.
Иртәдән яңгыр сибәләп торса да, Ходайның хикмәтедер инде, Иске Рәҗәптәге тантана башланыр алдыннан болыт лар таралып, ара-тирә кояш та елмаеп алды. Милли киемнәр киенгән, берсеннән-берсе матур укучы кызлар Казан кунакларын сәламләп, чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунаклар дигәннән, алар арасында Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы идарә җитәкчесе Илшат Гыймаев, "Главинвестстрой" идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Усманов, "Татагропромстрой" җәмгыяте генераль директоры Ирек Закиров һәм башка рәсми затлар бар иде.
Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин әйтүенчә, бу мәдәният учагын Спас районының беренче карлыгачы, дип әйтергә була. 2013-2014 елларда тагын шундый ике мәдәният сарае төзеләчәк.
Министр Мәдәният йорты директоры Резедә Каюмовага учреждениенең материаль-техник базасын ныгыту өчен 150 мең сумга сертификат тапшырды. "Бу йортның утлары яшьләр белән бергә олыларны да гел үзенә тартып торсын, мәңге сүнмәсен", дип изге теләкләрен дә җиткерде. Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та мәдәният хезмәткәрләрен сөендереп теннис өстәле бүләк итте.
Төзелештә актив катнашкан оешма коллективларына һәм аерым кешеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа объектлар