Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикабызның зур бәйрәме

1990 елның 30 августында ТР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң, бу көн республиканың зур бәйрәменә әверелде. Шушы уңайдан Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәм белән котлады.

Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгәннән бирле, диелә бу котлауда, республика тарихының яңа бите ачылды. Бу яңалык республикада икътисадның үсешенә уңай йогынты ясады, социаль тотрыклылыкны саклады, рухи һәм мәдәни мөмкинлекләрне ныгытуга, җәмгыятьтә тынычлыкны саклауга юнәлдерелгән мөһим үзгәрешләрнең нигезе булды. Республиканың иң зур бәйрәме Татарстан дәүләтчелегенең ныгуы һәм үсешенең ачык мисалы.
Соңгы елларда, дип билгеләп үтелә котлауда, Татарстан Республикасы шактый социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүдә новаторлык юнәлешен күрсәтте. Татулык һәм тынычлыкны ныгыту, илнең төрле төбәкләре белән ныклы элемтәләр урнаштыру, Россиянең бердәмлеген саклап калу өчен күп нәрсәләр эшләнә. Татарстан тәҗрибәсе тагын бер тапкыр шуны күрсәтте, социаль-икътисадый, тарихи, милли-мәдәни тармакта уңышларга хокукый юл белән, тотрыклылык, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклап та ирешеп була.
Узган еллар демократия принциплары нигезендә шундый бердәмлекне саклау юлларын эзләү чоры булды.
Республика халкының тырышлыгы, үткәннәргә, тарихка һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл карашы авырлыкларны җиңеп, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ышаныч тудыра.
Шулай да бу елларда ирешкән уңышларның берсе - региондагы иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара дуслык, гражданлык бердәмлеге.
Без тарихи мирасны, рухи һәм мәдәни байлыкларны кадерләп саклыйбыз. Һичшиксез, дип билгеләп үтелә котлауда, Идел Болгары башкаласы - борынгы Болгарны һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген яңарту буенча зур проектлар монда әһәмиятле роль уйный.
Безнең район халкы да республика үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Кыен һава шартларына карамастан, район игенчеләре бөртекле культуралардан шактый югары уңыш җыеп алдылар. Бүгенге көндә урак ахырына якынлаша һәм безнең төп бурыч - җыеп алынган уңышны саклау. Соңгы елларда торак төзелешенә, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортлар төзүгә, юллар, мәктәпләр төзүгә һәм ремонтлауга, сәламәтлек саклау учреждениеләренә һәм башка мөһим объектларга ремонт ясауга зур игътибар бирелә.
Уңай үзгәрешләрне дәвам итеп, дип билгеләп үтә район җитәкчесе, Татарстан киләчәктә дә Россия үсешенә, аның бердәмлеген һәм милли байлыкларын саклауга үзеннән зур өлеш кертер.
Район башлыгы халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, милләт һәм дин аермалыкларына карамыйча, киләчәктә тынычлыкны, татулыкны һәм бердәмлекне ныгыту эшенә ярдәм итәрләр дип ышана, чөнки бу - уртак иминлекнең нигезе. Ул район халкына нык сәламәтлек, тынычлык, эшләрендә зур уңышлар тели.
Рәсемдә: шәһәрнең үзәк мәйданында бәйрәм тантанасы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X