Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәрберсе үз эшенең остасы

Шәһәрнең "Энергосервис" предприятиесе коллективы үткән ел зур күләмдә эш башкарды.

1нче урта мәктәптә аларга аеруча зур киеренкелек белән эшләргә туры килде. Төп бинаның өченче катында электриклар иске электр чыбыкларын алып, яңаларын урнаштырдылар. Мастерскойлар урнашкан башка бинада да электр чыбыклары тулысынча алыштырылган, яңа розеткалар, яктырткычлар, кабызгычлар куйганнар.

Моннан тыш, яңа уку елы башланыр алдыннан барлык мәктәпләрдә яңа казаннар урнаштырылды һәм искеләре ремонтланды. Мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында, клубларда, башка оешмаларда һәм учреждениеләрдә яшеннән саклану чарасы эшләнде.

"Оптторг" оешмасында электр чыбыклары алыштыру, Антоновка, Красная Слобода, Приволжск авылларында урамга яктырткычлар урнаштыру, Аграмак, Бураково, Әҗмәр, Чәчәкле һәм Полянка авыл җирлекләрендә аларны ремонтлау эшләренең барысын да шушы коллектив белгечләре башкарды. Монда үз эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле, тырыш кешеләр эшли.

Быел алар балалар бакчаларында электр җиһазларын һәм электр яктырткычларны ремонтларга тиеш. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Евгений Борюшкин бригадасы "Солнышко" балалар бакчасында эшли, монда алар унлап шарлы яктырткычлар урнаштырырга тиеш. Ел дәвамында "Энергосервис" ТСЖсы белән бергә күпфатирлы йортларда, гомуми файдалану урыннарында энергияне экономияли торган яктырткычлар урнаштырачаклар. Алар башкарган эшкә һәрвакыт югары бәя бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт “Энергосервис” предприятиесе коллективы яшеннән саклану чарасы