Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр йортта көтеп алалар

Укучыга килеп җиткәнче, газета күп куллар аша үтә. Хат ташучы - шуларның берсе.

Клавдия Николаевна Павлова район почта бүлегендә инде утыз елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә аның күпме газета-журналлар таратканын санап бетерерлек түгел. Район газетасы барлык басмалар арасында аерым урын алып тора. Почта ташучы сүзләренә караганда, газета язмаларының геройлары күпләргә таныш, шуңа күрә ул аеруча якын.
Бу дәвердә Клавдия Николаевна үз карамагында булган кешеләрнең нинди басмаларга өстенлек бирүләрен яхшы белә. Ул Вахитов, Парк, Дзержинский, Антон, Мелиораторлар, Вертынская урамнарыннан торган шактый зур участокка хезмәт күрсәтә. Көн саен егерме километр ара үтәргә туры килә. Халык көтеп алганлыктан, ул көн саен авыр сумкасын иңенә асып, кешеләр янына ашыга. Һәр йортта аны кадерле кунак кебек каршылыйлар һәм үз кешегә саныйлар. Ә ул үз эшен җиренә җиткереп башкара һәм тырышлыгы өчен җитәкчеләр берничә тапкыр рәхмәт белдергән.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев