Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр эшне ышанып тапшыралар

Спас ашлык кабул итү предприятиесе шоферы Юрий Комиссаров чирек гасыр машина йөртә, бу еллар эчендә ул һөнәрен алыштыру турында бер тапкыр да башына китермәде. Аның әтисе дә гомер буе авыр йөк машинасында эшләгән, улы да аның эзеннән китә.

Армиядән кайтуга ул "Агрохимсервис" оешмасына эшкә урнаша. ЗИЛ машинасында төрле урыннардан йөкләр ташый. Беренче көннәрдән үк ул үз бурычына җаваплы карый һәм һәрвакыт тәҗрибәле шоферлардан өйрәнергә тырыша. Җитәкчеләрнең ышанычын аклаган егеткә бераздан яңа КамАЗ машинасы бирәләр.
Ул вакытларда алар зур киеренкелек белән эшлиләр, яңа ел бәйрәмнәрендә генә ял итү мөмкинлеге чыга иде, дип сөйли ул елларны искә төшереп Юрий. Коллектив дус һәм бердәм була, һәр кеше үз эшенә җаваплы карый, яшьләр өлкәннәрдән калышмаска тырыша.
Моннан берничә ел элек Юрий ашлык кабул итү предприятиесенә эшләргә күчә. Ул биредә дә сынатмый, тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Урып-җыю йомгаклары буенча басудан ындыр табагына ашлык ташучы шоферлар арасында ул һәрвакыт беренче урынны ала. Быел, мәсәлән, Александр Прокофьев һәм Сергей Платонов белән бергә ашлык кабул итү предприятиесенә Сергей Юрков хуҗалыгыннан 3600 тонна ашлык ташыдылар. Аннары Александр белән бергә саклау урыннарына 2000 тоннага якын сенаж һәм силос ташып, салдылар.
Язгы чәчү һәм башка кичектергесез эшләр барышында да алар иртәдән кичкә кадәр эштә.
Тәҗрибәле машина йөртүче техниканы биш бармагыдай яхшы белә, төзеклеген тикшереп кенә тора һәм шуңа күрә һәрвакыт рейска чыгарга әзер. Мондый ышанычлы хезмәтчәннәрне коллективта да хөрмәт итәләр.
Рәсемдә: Ю.Комиссаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев