Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Приволжск үсә һәм ямьләнә

Узган атна ахырында Приволжск поселогында халыкка беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча инде берничә ел эшләп килгән республика программасы кысаларында модульле яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.

Моңа кадәр районда өч шундый объект төзелгән иде инде. Бусы - дүртенчесе. Поселокка кергән урында төзелгән 64 квадрат метрлы бу бинаны "Сувар Б" коллективы эшчеләре май ае эчендә төзеп бетергәннәр. Оешманың җитәкчесе Михаил Багдасарян мондый эшләрдә зур тәҗрибә туплаган Сергей Князев һәм Михаил Вакуровны аерым билгеләп үтә. Аларның тырышлыгы белән объектта эшләр җайлы гына барып, кыска вакыт эчендә куллануга тапшырылган.
Су үткәргеч, канализация, электр уты, уңайлы юллар - боларның барысы да фельдшер-акушер пунктының тиешенчә эшләвен тәэмин итәргә тиеш.
Поселок халкын мондый әһәмиятле вакыйга белән район башлыгы Камил Нугаев котлады.
- Поселогыгыз күз алдында диярлек үсә, киңәя, шуңа күрә мондый объектлар бик кирәк... Халыкка мондый зур ярдәм күрсәтүләре өчен без Президентка һәм республика хакимиятенә рәхмәт әйтергә тиеш.
Спас район үзәк хастаханасе баш табибы Егор Самохвалов поселок халкына сәламәтлек, бу учреждениегә күбесенчә профилактика ясау - диспансеризация үтү, балаларны тикшерү өчен генә килүләрен теләде.
Авыл халкын котларга килгән әкият геройлары Приволжск поселогы фельдшеры Валентина Козловага яңа бинаның символик ачкычын тапшырдылар. Ул исә поселок халкы исеменнән игътибар күрсәтүләре, авыл халкына ясалган зур бүләк - җылы, якты, уңайлы бина өчен зур рәхмәтен белдерде.
Чараның иң тантаналы мизгеле - ал тасманы кискәннән соң, һәр кеше яңа пунктка кереп, аның өстенлекләренә бәя бирә алды.
Тиздән мондый модульле фельдшер-акушер пунктлары районның тагын ике авылында төзелеп, гамәлгә тапшырылырга тиеш.
Владимир Корнилов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев