Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Печәнгә чыгарга яңгырлар комачаулый

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы печән чабу эшенә ике атна элек керешкән иде. Ләкин озак көтеп алган яңгырлар бу эшләрне әлегә туктатып тора. Шуңа карамастан, эспарцет һәм люцерна чәчелгән мәйданнарның яртысы инде чабылып беткән, барлыгы хуҗалыкта ул 105 гектар җир били. Печәннең бер өлешен яңгырлар башланганчы төргәкләргә җыеп куярга өлгергәннәр. Хуҗалык...

Екатериновкадан Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы печән чабу эшенә ике атна элек керешкән иде.
Ләкин озак көтеп алган яңгырлар бу эшләрне әлегә туктатып тора. Шуңа карамастан, эспарцет һәм люцерна чәчелгән мәйданнарның яртысы инде чабылып беткән, барлыгы хуҗалыкта ул 105 гектар җир били. Печәннең бер өлешен яңгырлар башланганчы төргәкләргә җыеп куярга өлгергәннәр.
Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, көннәр кызу торуга карамастан, үләннәр яхшы үскән. Ә печәнне алар бу сезонда узган елгыдан артыграк әзерләргә җыеналар.
Моннан тыш, 100 гектар судан үләне һәм 30 гектар катнаш үләнне сенажга җибәрергә җыеналар. Бу терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәргә тиеш.
Терлек азыгын хәзерләүче механизаторлар теләсә кайсы вакытта эшне дәвам итү өчен кырга чыгарга әзер. Үлән чабуда чапкычлы МТЗ-80 тракторы белән Рөстәм Абдрахманов эшли, Илшат Гыйниятуллин пресс-җыйгыч белән идарә итә, төргәкләрне дә ул төяп тора. Ә печәнне төргәкләргә тырмалы МТЗ-80 тракторы белән Наил Төхвәтуллин җыя. Ул печәнне саклау урынына ташып тора.
Бердәм коллектив алга куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәргә әзер. Аларга хәзер бары тик һава шартлары гына комачаулый. Ләкин печән вакытында элек-электән яңгырлар ява торган була...
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев