Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Печән җитәрлек күләмдә булачак

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү тулы көч белән бара.

Бүгенге көнгә биредә планлаштырылган 500 тонна сенаж салынган (терлекләрне уңышлы кышлату өчен узган ел да шуның кадәр хәзерләгән булганнар).
Бу эшне игенчеләр биш көн эчендә башкарып чыккан. Печәнне Алексей Шмагин чабып торган, яшел массаны кырдан КамАЗ белән Сергей Платонов һәм МТЗ-1221 белән Сергей Башкиров ташыган. Башка эшчеләр дә сынатмаган. Сенаж хәзерләгәннән соң, печәнгә төшкәннәр.
Печән 200 гектар мәйдан били, биредә эспарцет һәм кондырак үләннәре чәчкәннәр. Аның 60 гектары инде чабылган.
- Быел печән узган ел белән чагыштырганда күпкә начар булды, - ди хуҗалыкның баш агрономы Андрей Шиков. - Үләннәр үсә торган вакытта көннәр бик эссе торды, дым җитмәде, шуңа күрә үсеп китә алмады. Шулай да печәнне җитәрлек күләмдә хәзерләп куярга планлаштырабыз...
Печән хәзерләү белән шөгыльләнүче отряд бу эштә сынатмый. Александр Пигалев чапкыч тагылган МТЗ-82 тракторы белән печән чаба, Ренат Галәветдинов тырмалы МТЗ-80 белән яшел массаны җыеп бара, ә Алексей Шмагин аны пресслап тора. Коллектив бердәм эшли һәм аяз көннәрнең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырыша.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X