Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Оешкан төстә башладылар

Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында урак быел гадәттәгедән бер атнага алда башланды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Көннәр җәй башыннан бирле коры һәм кызу торганлыктан, быел мул уңышка йөз тотып булмый. Елның-елында яхшы күрсәткечләре белән дан казанган Хәмидуллин хуҗалыгы өчен дә гектарыннан 18 центнер бөртек азрак шул. Аерым басулардан гектарыннан 40 центнердан артык ашлык җыеп алган еллар да булган. Быел исә Ходай биргән кадәресе белән генә канәгатьләнергә туры килә. Хәер, туфракны тиешенчә хәзерләү, сыйфатлы орлыклар чәчү, шытымнарны тиешенчә тәрбияләү кебек барлык агротехник чараларын үтмәсәләр, уңыш мондый ук булмас иде. Шулай итеп, тулы башак үстерү өчен механизаторлар бөтен көчләрен куйсалар да, авыл хуҗалыгында һава шартлары да зур роль уйный.
- Көзге арышның гектарыннан 20 центнерга якын уңыш алабыз, - ди Дамир Таһир улы. - Безнең исәпләүләр буенча, башка культуралардан да уңыш ким булмаска тиеш. Без шуңа өметләнәбез…
Хуҗалыкты бөртекле культуралар 1200 гектар чамасы җир били. Ринат Шәйдуллин, Шамил Гатин, Ильяс Закиров һәм Әлфис Сөләйманов "Дон-1500", "Енисей" һәм быел гына 1 миллион 800 мең сумга сатып алынган "Вектор" комбайны белән көзге арышны суктыралар. Механизаторларның барысы да зур тәҗрибәле, эшнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Мәсәлән, Ринат Шәйдуллин үзенең ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов белән "Вектор" бункерыннан 70 тоннадан артык ашлык бушаткан.
-"Ростсельмаш"та эшләнгән бу комбайн белән идарә итүе җиңел, югары җитештерүчәнлек белән эшләү өчен барлык шартлар тудырылган,-ди Ринат.
Ашлыкны ындыр табагынаташучылар Гомәр Мортазин, Рәис Сафиуллин, Әсхәт Әһлиуллин һәм Илдар Хәмидуллин үз эшләрен намус белән башкаралар. Алар гаебе белән комбайннарның тик торганы юк. Хуҗалыкта күчмә техник хезмәт күрсәтү станциясенең эше дә яхшы оештырылган. Аның составына токарь һәм эретеп ябыштыручы Илгиз Миндубаев, заправщик Әнвәр Сафин керә. Алар агрегатларны теләсә кайсы вакытта килеп төзәтергә әзер. Кырда шулай ук иртәдән алып кичкә кадәр янгын сүндерү машинасы, сабан тагылган трактор кизү тора. Иң мөһиме - техника эшли торган басу кырыйларын алдан ук сукалап куялар. Барлык комбайннар аптечкалар һәм огнетушительләр белән җиһазландырылган.
Урып-җыюда эшләүчеләр өчен көненә ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Пешекчеләр Нурия Нурмөхәммәтова белән Нурия Дәүләтшина тәмле аш-сулар хәзерлиләр. Ә ашарга утырыр алдыннан кырда душ коенып чыгарга мөмкин. Механизаторлар янгын сүндерү машинасын җайлаштырып, душ кабинасы ясап куйганнар. Берничә минут эчендә су коенып, сафланып чыгу энергияне бермә-бер арттыра.
Хуҗалыкта чәчүлек орлыклары турында хәзердән үк кайгырта башлаганнар. Быел ашлык коры булганга күрә, саклауга салганчы аны ЗАВ-20 аша чыгару да җитә. Бүгенге көнгә 120 тоннадан артык чәчүлек арыш хәзерләп куелган. Монда ындыр табагы эшчеләре Наил Габделбәров, Әнвәр Сафин, Әсхәт Әһлиуллин, Гөлгенә Гатауллина, Гөлүсә Галимова һәм Әнисә Гыйльметдиноваларның да өлеше зур. Узган еллардагы кебек, чәчүлек орлыгының бер өлешен сату планлаштырыла. Безнең районның һәм Ульяновск өлкәсенең кайбер хуҗалыкларыннан заказлар да килә башлаган. Алынган керем материаль-техник базаны ныгыту, хезмәт хакын түләүгә тотылачак.
…Урак өсте - авыл халкы өчен бик жаваплы чор. Бу хуҗалыкның эшләре уңышлы бара һәм алар урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләп чыгарлар дип ышанырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак