Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нефть җиһазлары өчен

"Вега-М" Яр Чаллы фирмасы җәмгыятенең безнең райондагы бүлекчәсе эшчеләре Әлмәт, Пермь, башка шәһәрләрдә җитештерелә торган нефть җиһазларын монтажлау өчен җайланмалар эшләүне елдан-ел арттыралар.

Предприятие элеккеге торак-коммуналь хуҗалыгы бинасына урнашкан. Цехка кергәч тә монда кызу эш барганы сизелә: фрезер һәм токарь станоклары гөрелдәп тора, аларда эшләүчеләрнең кул астыннан тимер йомычкалар агылып чыга. Элек мондый хәл гадәти булса да, хәзер бу күренешкә сирәк юлыгасың. Шулай итеп, тәҗрибәле токарьлар һәм фрезерчыларның тулы бер коллективы эш белән мәшгуль.
- Эш шактый катлаулы, - ди фрезерчы Валерий Высокинский. - Теләсә кайсы детальне миллиметрның уннан бер өлешенә кадәр төгәл үлчәргә кирәк. Шуңа күрә бик игътибарлы булу, пөхтәлек таләп ителә. Даими рәвештә авыр әйберләрне ташу да бик ардыра. Шуңа карамастан, эштән рухи канәгатьлек аласың, эш хакы да шактый югары...
Цехта уртача хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә. Валерий монда бүлекчә ачылганнан бирле үк эшли (өч елдан артык). Елдан-ел продукциягә сорау арта бара. Мәсәлән, узган ел эчендә генә бүлекчә 25 төрдәге 1500 деталь ясаган, бу күрсәткеч 2010 елныкыннан ике тапкырга күбрәк.
Заказчылар детальләрнең сыйфатыннан зарланмый. Чөнки фрезерчылар Василий Курочкин, токарьлар Виктор Дмитриев, слесарь Владимир Крахмов - оешмада беренче көннән үк эшли башлаган чын осталар. Күптән түгел коллективка кушылган Юрий Назаров та үз эшен җиренә җиткереп башкара. Заказлар даими рәвештә килеп торганлыктан, эш тә тоткарлыксыз бара.
- Якын арада ике термомич урнаштырырга җыенабыз, - ди бүлекчәнең баш инженеры Юрий Захаров. - Алар детальләрне урында чыныктырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге кебек Яр Чаллыга алып бармасаң, детальләрнең бәясе дә бермә-бер арзан булачак. Хәзерге вакытта инструментлар өчен тартмалар ясауны да җайга салдык, моның өчен тиешле җиһазлар бар.
Хезмәт базарында киеренкелек сизелгән хәзерге вакытта кешеләргә үз тәҗрибәләрен, тырышлыкларын эшкә җигәргә мөмкинлек бирелүгә шатланырга гына кала.
Рәсемдә: В. Высокинский; Ю. Назаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев