Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Милләтләр кроссы” дусларны үзенә җыя

Үткән шимбәдә коррекция мәктәп-интернаты янында үткәрелгән Бөтенроссия йөгерешчеләр бәйрәменә спортчылар гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр дә байтак җыелды.

Олег Пахомов.
"НЖ".

Инде күптән традициягә әйләнгән бу спорт бәйрәме тугызынчы тапкыр үткәрелде. Йөгерүдә катнашучыларның күбесе дистанциягә беренче еллардан ук чыгалар һәм аны ташларга җыенмыйлар. Бәйрәмне оештыручылар бу чарага мөмкин кадәр күбрәк кешене тартырга тырышалар, соңгы елларда бу чара шәһәрдә дә, авылларда да үткәрелә башлады. Шунысы да бар - йөгереш үткәрелгән көнне һәрвакыт җылы була. Быел да шәһәр ипподромында үткәрелгән йөгерешкә күпләгән мәктәп укучылары, район оешма һәм учреждениеләре хезмәткәрләре чыкты.
Дистанциядә әле мәктәп яшенә җитмәгән нәниләрне дә, инде лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтәге кешеләрне дә күрергә мөмкин булды.
Мәсәлән, урман хуҗалыгы ветераны Светлана Дёмина бу ярышларда ул башка урында - аэродромда үткәрелгән
вакыттан бирле катнашып килә. БТИ хезмәткәре Луса Әхмәдышева да йөгерешкә ел саен диярлек чыга һәм бу эшкә оныгы Әмирне дә җәлеп итә. Ә быел аларга йөгерешнең иң яшь катнашучысы - туганнарының дүрт яшьлек кызы Ангелина да кушылган. Луса Шәрифулла кызының икетуган сеңлесе Валентина Яковлева инде йөгереш трассасында өлкәннәр ярдәменә мохтаҗ түгел. Кадет мәктәбендә укучы, яхшы чаңгычы һәм спортчы буларак исеме бөтен районга билгеле булган кыз көндәшләрен бик тиз артта калдырды. Шулай итеп, үз яшьтәшләре арасында бу гаилә әгъзалары ышанычлы җиңү яуладылар.
Ярышлар берничә дистанциядә төрле яшьтәге кешеләр арасында үткәрелде. Спортчылар киләсе елда Казан шәһәрендә булачак спорт бәйрәмен символлаштырган 2013 метр араны йөгереп үттеләр. Ирләр арасында 5000 метрга йөгерештә бәйге аеруча кискен барды, мактаулы урыннарны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власовның шәкертләре - Денис Горюнов, Артём Главнов һәм Юрий Селиванов алды. Үз яшьтәшләре арасындагы узышларда шулай ук Юлия Филиппова, Валентина Вихлянская, Рифат Габдрахманов, Илмир Каюмов, Мәдинә Җамалиева, Таһир Одинаев, Светлана Панчугина, Светлана Архипова, Наил Гәрәев, Кирилл Саблуков, Александр Каштанов җиңеп чыктылар. VIP-йөгерештә Ольга Егорова белән Евгений Демьянов җиңү яулады.
Спорт бәйрәмендә катнашучылар да, карап торучылар да зур канәгатьлек алды. Иң яшь һәм иң өлкән яшьтәге спортчыларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды, җиңүчеләр һәм призёрлар медаль һәм дипломнарга ия булды. Ә чарада катнашкан һәр кеше ярыштан зур тәэсирләр алып таралышты.
Рәсемнәрдә: ярыш алдыннан; В. Яковлева һәм Әхмәдышевлар гаиләсе вәкилләре; дистанциядә; С. Дёмина; С. Власов үзенең шәкертләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кросс