Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Менә аерылу мизгелләре да җитте...

Узган дүшәмбе көнне Мәдәният йортында район мәктәпләренең чыгарылыш класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы булды.

Ирина Телицына
Җылы июнь көнендә тантанага килгән укучыларны волонтерлар каршылады һәм һәрберсенә ике кыңгырау бүләк иттеләр. Аларның берсенә кичәге укучылар үзләренең уй-хыялларын һәм теләкләрен яздылар. Алар барысы да зур " Выпускник -2014" китабына кертеләчәк.
Аннары тантаналы музыка астында аттестат макеты белән бизәлгән сәхнәгә бәйрәмчә киенгән егетләр-кызлар чыга башлады. Быел район урта мәктәпләрен 88 егет һәм кыз тәмамлады, аларның уникесе - бик яхшы билгеләренә генә укыган. Бу 1нче шәһәр мәктәбеннән Анжелика Андреянова, Мария Башкирова, Ольга Гаврилина, Алена Пигалева, Наталья Степанчева һәм Анастасия Курзаева, Никольск мәктәбеннән Анна Колесова белән Дарья Егорова, Ямбактыдан Рифат Галәветдинов һәм Алсу Карипова, Урта Йорткүлдән Илсөяр Мәхмүтова һәм Бураково мәктәбеннән Булат Хәлиуллин. Чыгарылыш класс укучылары арасында спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән, район чараларында актив катнашучылар да шактый.
Укучыларны тормышларындагы бу истәлекле вакыйга белән район башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, 1нче урта мәктәп директоры Надежда Илдарханова җылы котладылар. Укытучылар укучыларга үзләренең видеотеләкләрен җиткерделәр. Ата-аналар исеменнән Александр Степанчев, укучылар исеменнән Артем Черкасов чыгыш ясады. Чара ахырында Никольск мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Дарья Егорова тантаналы ант укыды. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында кичәге укучылар әти-әниләре һәм укытучылар белән урамга чыгып, теләк теләп, һавага шарлар очырдылар. Күк йөзендә балкыган төрле төстәге шарлар бәйрәмчә киенгән егетләр-кызлар кебек балкыды. Ак юллар сезгә, кадерле укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев