Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышны озатып, язны каршыладык

Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданы гөр килеп торды, халык кышны озату һәм язны каршылау бәйрәменә җыелды.

Көн кояшлы булмаса да, мәйданда халык күп иде. Тамаша күңелле әйлән-бәйлән белән башланды, монда шулай ук теләгән кеше кайнар коймак, төрле тәм-том белән сыйланды. Ә сәхнәдә ветераннар һәм казаклар хоры, "Тылсым", "Сеспель" ансамбльләре чыгышы булды, Рамилә Исхакова, Алена Тимофеева, Азалия Бакирова һәм башка үзешчәннәр башкаруында җырлар яңгырады.
Бәйрәмгә килгән кунакларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мәмдүдә Бикбулатова котлады.
- Бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы аеруча шатландыра, - дип билгеләп үтте ул.- Бу исә милли традицияләр яши, дигән сүз...
Күркәм йола буенча, ел уңышлы һәм бәхетле килсен өчен, ялкын телләрендә бөтен начарлыкны юк итәргә кирәк. Шул вакытта гына яз шатлык һәм муллык алып килер. Кунакларның күңелле тавышлары һәм балаларның шатлыклы авазлары астында кыш карачкысын яндырдылар. Аның белән бергә проблемалар да җилгә очкандыр, дип ышанасы килә...
Бәйрәмдә шулай ук күңелле конкурслар булды, халык арасында кырыктартмачылар сәүдә итте. Бу көнне шәһәр халкы рәхәтләнеп күңел ачты.
* * *
"Колосок" балалар бакчасы нәниләре Кышны озату бәйрә-мендә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында кунакта булдылар. Алар концерт куйдылар, бәйрәм тамашасында катнаштылар.
Ә Антоновка балалар бакчасына йөрүчеләр өчен саф һавада зур бәйрәм оештырылды. Балалар тәрбиячеләре һәм ата-аналар белән бергә табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар, ярышларда һәм конкурсларда катнаштылар, аларны атларда йөрттеләр.
"Рассвет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә социаль патронажда булган балаларны җыйдылар. Очрашу вакытында төрле конкурслар, уеннар үткәрелде, табын янында коймак белән чәй эчтеләр, кыш карачкысын яндыруда катнаштылар.
Авылларда да кышны озату тантаналары булды. Кузнечиха мәдәният йорты хезмәткәрләре кыска спектакль куйдылар, халыкның олысы да, кечесе дә төрле конкурсларда катнашты.
Ким авылы халкы алдында бу көнне җирле үзешчәннәр чыгыш ясады. Мария Максимова, Нина Охотникова, Ильяс Гатин җырлар башкардылар. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев