Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышка – тулы хәзерлек белән

"Сувар Б" коллективы кышка ныклап хәзерләнде.

Билгеле булганча, кышын юлчыларның мәшәкатьләре бермә-бер арта, чөнки оешмага Болгар шәһәре урамнарын гына түгел, райондагы унҗиде күперне дә тәртиптә тотарга кирәк. Моннан тыш, аларга Приволжск, Өчкүл һәм Полянка авыл җирлекләрендәге юлларны чистартып тору эше йөкләнгән.
Бу юлларның барысына да асфальт җәелгән. Аларны даими рәвештә кардан чистартып, бозлавык чорында ком-тоз катнашмасы сибәргә кирәк. Ә кыш төрлечә килә. Быелгы кыш та карлы һәм буранлы булса, юлчыларга кул кушырып утырырга вакыт булмаячак.
Оешмадагы кар чистарту техникасының төзек һәм тәртиптә булуы - юлларны яхшы тотуның төп шарты. Хәзерге вакытта коллективның техника паркында отвал һәм шнекороторлы ике МТЗ-82 тракторы, ике автогрейдер, отваллы ике КамАЗ, комбинацияле юл машинасы, отваллы Т-150 һәм клинлы К-700 тракторлары тора. Ә тротуарларны чистарту өчен кар чистарткыч өч техника бар. Бу техника юлларны кышы буе тәртиптә тота ала. Шулай ук 400 тонна ком-таш катнашмасы хәзерләп куелган. Юлларда бозлавык булган катлаулы чорда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен бу җитәргә тиеш.
Кыскасы, бу оешмада кышкы чорны тулы хәзерлек белән каршылыйлар. Ләкин барысын да алдан күреп бетереп булмый. Кайбер елларда атна буе буран тынмый, бөтен җирне кар баса, транспортның туктап калган вакытлары да була. Монда инде юлчыларга вакыт белән исәпләшмичә эшләргә туры килә.
Әлбәттә, юлларның чисталыгы үз алларына куелган бурычка җаваплы караган эшчеләргә дә бәйле. Тракторчылар Сергей Тюряков, Александр Пеньков, автогрейдерчы Сергей Вдовин, мәсәлән, юл хуҗалыгы системасында инде күптәннән хезмәт куялар. Бу тырыш, үз бурычларына җаваплы караган эшчеләргә һәр эшне ышанып тапшырырга була. Алар техниканы һәрвакыт тәртиптә тоталар, шуңа күрә эштә тоткарлык чыкканы юк, юл кардан һәрвакыт вакытында чистартылып тора.
Рәсемнәрдә: А. Пеньков, С. Тюряков; С. Вдовин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлчылар вахтасы