Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көтеп алган чаңгы ярышы

Ел саен үткәрелә торган традицион "Россия чаңгы юллары" ярышында быел да кеше күп катнашты һәм чаңгычылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде.

Олег Пахомов
Бер тапкыр булса да ярышта катнашкан һәм җиңүгә ирешкән һәр кеше, кагыйдә буларак, моны әледән-әле кабатларга омтыла. Шуңа күрә спортчыларның күбесе чаңгы юлына даими чыга. "Россия чаңгы юллары" нда даими катнашучы район урман хуҗалыгы ветераны Светлана Демина әйткәнчә, ул тормышын спорттан башка күз алдына да китерә алмый. Мондый чаралар тормышта булган проблемаларга икенче күзлектән карарга, аларны җиңелрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чаңгы юлына спортның бу төре белән кечкенәдән үк шөгыльләнә башлаган балалар чыгуы да уңай күренеш. Алар арасында Макар һәм Валерия Бурумовлар, Әмир һәм Ангелина Әхмәдышевлар һәм башкалар бар. Ветераннар - Фиркат Галимов, Вакыйф Рәхимов та сынатмыйлар. Култык таяклары белән финишка кадәр килеп җитә алган Рәшит Зыятдинов та бары тик мактауга гына лаек.
Ярышта катнашкан һәр кеше дистанцияне яшенә карап сайлады. Шунлыктан җиңүчеләр исемлеге дә зур. Бу юлы үз яшь төркемнәрендә Данила Мурзуков (Танкеевка), Анастасия Медведева, Карина Трошина, Екатерина Кузьмина, Наталья Скрябина һәм Александр Бедняжкин (Антоновка), Иван Самохвалов, Диана Волкова һәм Данил Корсаков (1нче мәктәп), Яна Журавлева (2нче мәктәп), Ксения Филимонова һәм Тимур Саянов (тармак технологияләре техникумы), Юрий Селиванов (коррекция мәктәбе), Луса Әхмәдышева (БТИ), Валентина Вихлянская (1нче мәктәп), Андрей Солдатов (МВД бүлеге), Светлана Демина, Вакыйф Рәхимов (Тукай) һәм Александр Ермилин (мәгариф бүлеге) җиңеп чыкты.
Антоновка авылы егетләрен һәм кызларын ярышка әзерләгән Анатолий Ганчурин нәтиҗәләрдән бик канәгать. Антоновкадан килгән барлык спортчылар да диярлек призерлар исемлегенә керделәр. Антоновка мәктәбе чаңгычылары районда иң көчлеләрдән санала, шуңа күрә һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешәләр. Остазлары медальләргә лаек булган бертуган Скрябиналар өчен аеруча сөенгән.
Чаңгы ярышында катнашучылар да, аны карап торучылар да бу көнне үзләре өчен рухи күтәренкелек алып таралдылар.
Владимир Корнилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев